Яңа ел могҗизасы: 2 елдан соң Аделина, куркыныч авыруны җиңеп, туган якларына әйләнеп кайтты

Ике ел элек бу гаилә турында язмаган бер генә матбугат чарасы да калмагандыр. 2018 елның августында Сабада яшәүче Алинә һәм Азат Абдуллиннарның гаиләләрен кайгы җиле шакый.

Олы кызлары Аделинага куркыныч диагноз – кан рагы куела. Германия табиблары кызны дәвалый алачакларын әйткәч, бөтен республика, ил белән 40 млн сум акча җыелды. Шул вакыттан бирле әни белән кызчык Германиядә дәвалану узды. Һәм, ниһаять, узган ел ахырында Алинә баласының савыгуын, чирнең артка чигенүен, Аделинаның Германиядәге балалар бакчасына йөри башлавын хәбәр итте. Инде аларның икенче хыяллары да чынга ашты: шушы көннәрдә алар аз гына вакытка булса да, туган якларына әйләнеп кайтты. Аэропортта аларны Аделинаның якыннары: әтисе, энекәше, әби-бабайлары, туганнары каршы алды.

– Аделинаның хәлләре бик әйбәт. Ул кайту турында белгәч, бик сөенде, бәхетеннән үзен кая куярга белмәде. Очрашу көнен бик көтте. Соңгы вакытларда болай да: “Минем Руслан (энесе – Авт.) янына кайтасы килә”, – дип әйтә башлаган иде инде. Германиядә декабрь урталарында локдаун керткәннәр иде. Шуннан бирле ул гел өй турында сорый башлады. Шуннан соң мин табиблардан рөхсәт алдым. Билетларны исә 4 гыйнварда алдык. Ләкин бу вакытта виза әзер түгел иде. 5се көнне анысы да әзер булды. Якыннарыбызга да кайтасыбызны бер көн алдан – 5се генә әйттек. 6 сы төнлә без Казанда идек иде, – диде Алинә “ВТ” хәбәрчесенә.

Бәхетле әни әйтүенчә, үзенең дә, кызының да хис-тойгыларын әйтеп-аңлатып бетермәслек.
– Йөрәк бик каты типте. Тизрәк балам Русланымны күкрәгемә алып кысасым килде. 2018 елда нинди состав белән озаткан булсалар, якыннарыбыз безне шулай ук каршы алды. Берничә дус кызым бар иде. Әниләр без кайтуга тәмле әйберләр пешергәннәр иде. Бик күңелле, әйтеп бетергесез рәхәт булды, – дип, сөенечен уртаклашты күпне кичергән әни кеше.

Аделина белән Алинә Германиягә кабат гыйнвар урталарында очачак. Әлегә туган якларына бөтенләйгә кайта алмыйлар, Аделинага күпмедер вакыт табиблар күзәтүе астында булырга туры киләчәк.

 

Зөһрә Садыйкова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү