• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    «Бөтенесе – колхозныкы, бөтенесе – минеке» дигән лозунг белән яшәгәндә, тәртип булмаячак»

    «Бөтенесе – колхозныкы, бөтенесе – минеке» дигән лозунг белән яшәгәндә, тәртип булмаячак»

    Альбина Фазлыева: «Ике шатлыклы яңалыгым бар»

    Альбина Фазлыева: «Ике шатлыклы яңалыгым бар»

    Яңа елда нинди яңа законнар гамәлгә керә?

    Яңа елда нинди яңа законнар гамәлгә керә?

    Чын әкият (Балалар белән укыгыз!)

    Чын әкият (Балалар белән укыгыз!)

    Рифат Насыйбуллин: «Шигырь язып, колынлы булдым»

    Рифат Насыйбуллин: «Шигырь язып, колынлы булдым»

    Әлмәт театры артисты Резедә Сафина вакытсыз һәлак булган Илшат Агиев турында: “Алыштыргысыз кешеләр дә була”

    Әлмәт театры артисты Резедә Сафина вакытсыз һәлак булган Илшат Агиев турында: “Алыштыргысыз кешеләр дә була”

    Фән Вәлиәхмәтов: «Зур сынауны җиңдем… Исән калуым – могҗиза»

    Фән Вәлиәхмәтов: «Зур сынауны җиңдем… Исән калуым – могҗиза»

    Блогер Гүзәл Габидуллина: «Сүзендә тормады, хәзер аралашмыйбыз»

    Блогер Гүзәл Габидуллина: «Сүзендә тормады, хәзер аралашмыйбыз»

    Риман Гыйлемханов: Диванда үз гәүдәмнең формасы кала башлады кебек

    Риман Гыйлемханов: Диванда үз гәүдәмнең формасы кала башлады кебек

    «Киләчәкне бүген кайгыртырга кирәк»

    «Киләчәкне бүген кайгыртырга кирәк»

    «Пенсионерларга акча каян калсын инде»

    «Пенсионерларга акча каян калсын инде»

    Фәнис ЯРУЛЛИННЫҢ «Урман кызы» әсәре

    Фәнис ЯРУЛЛИННЫҢ «Урман кызы» әсәре

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Табиб: Атеросклероз белән авыручылар салкында сизгерлеген тиз югалта

    Сызылып киткән кара мыек, ничек котылыйм икән?!

    Иң популяр диета: файдасыннан зыяны күп булмасмы?

    Иң популяр диета: файдасыннан зыяны күп булмасмы?

    Табиб: Атеросклероз белән авыручылар салкында сизгерлеген тиз югалта

    Табиб: Атеросклероз белән авыручылар салкында сизгерлеген тиз югалта

    Кабактан кышкы аш пешерү ЫСУЛЫ

    Кабактан кышкы аш пешерү ЫСУЛЫ

    Ботканың кайсы файдалырак?

    Ботканың кайсы файдалырак?

    Кыш көне балык тотарга яратучылар өчен КИҢӘШЛӘР

    Кыш көне балык тотарга яратучылар өчен КИҢӘШЛӘР

    Килен белән каенана: сүз кермәсен арага

    Килен белән каенана: сүз кермәсен арага

    Французча тавык кәтлите ясау ЫСУЛЫ

    Французча тавык кәтлите ясау ЫСУЛЫ

    Имгәнгәндә һәм өшегәндә ничек беренче ярдәм күрсәтергә?

    Имгәнгәндә һәм өшегәндә ничек беренче ярдәм күрсәтергә?

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит Төп

Табиб-пульмонолог: Ютәлгә түзәргә ярамый!

- ieditor
10.01.2021
- Төп
0
Табиб-пульмонолог: Ютәлгә түзәргә ярамый!
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Көнгә бер тапкыр булса да йөткереп куймаган кеше бар микән ул? Авызга ялгыш һава керсә дә, тавыш үзгәреп китсә дә йөткертә башлый. Кышкы чорда ютәл аеруча «чәчәк ата». Вакытында дәваламасаң, аның шактый аяныч нәтиҗәләргә китерүен дә ишетеп беләбез. Шулай да күп очракта аны үзеннән-үзе бетә торган күренешкә санап, әллә ни әһәмият  бирмибез. Ютәлгә бармак аша карау нәрсәсе белән куркыныч? Әлмәт үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге каршындагы провизор госпитале табиб-пульмонологы Рөстәм Насретдинов белән ютәлгә бәйле сорауларга җавап эзлибез.

Рөстәм Насретдинов

– Рөстәм Гарәфетдинович, без ютәлне сулыш юлларындагы хилафлык дип кенә санарга күнеккән. Ул башка төрле авырулар турында да кисәтә аламы?

– Ютәл – организмның сулыш юлларын төрле ярсыткыч бүлендекләрдән (какырык, лайла, үлек, кан) һәм чит матдәдән (тузан, азык калдыгы һ.б.) чистартучы саклагыч реакциясе. Ул борын куышлыгы, йоткылык, бугаз, трахея, бронхлар һәм үпкә сүрүендә урнашкан йөткерү күзәнәкләре ялкынсыну аркасында пәйда була. Ютәл – мөстәкыйль авыру түгел, чирнең бер билгесе генә. Ул бронхит, пневмония, бронхиаль астма, үпкә яман шеше, ашкайнату системасы авырулары кебек дистәләрчә чир вакытында да күзәтелергә мөмкин. Шуңа күрә аның ни сәбәпле пәйда булуын төгәл ачыклау өчен, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

– Димәк, ютәлнең үзеннән бигрәк аны китереп чыгарган сәбәпләр куркынычрак?

– Әйе, һичшиксез. Ютәл, нигездә, ике төргә бүленә. Беренчесе – юеш ютәл – организмда ялкынсыну китереп чыгарган инфекцияле чирләр вакытында пәйда була. Андый чакта какырык та барлыкка килә. Коры ютәл вакытында исә какырык булмый.

– Ютәл ничә көннән дә озаграк сузылса, чаң сугарга?

– Катлаулылыгына карап, ютәл ике, дүрт, сигез атнага кадәр дәвам итәргә мөмкин. Ә инде ул ике айдан соң да бетмәсә, ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итеп, яхшылап тикшерелергә кирәк.

– Бронхит вакытында ютәл ни дәрәҗәдә куркыныч?

– Бронхит белән авырганда, борынга томау төшү, тамак авыртуга коры ютәл дә өстәлә. Ютәл бу очракта сулыш юлларында лайла җыелып, тукымаларның зарарлануы турында сөйли. Кеше өчен иң авыры – кискен бронхит. Андый чакта коры ютәл борчый, какырык купмыйча тилмертә, тора-бара күкрәк читлеге авырта, кабырга арасындагы буыннар сызлый башлый, тамак төбе кытыклап тора, авыз кибә. Кискен бронхит еш кына антибиотикларга да бирешми.

– Аллергия вакытында да ютәлдән тилмерүчеләр бар бит…

– Аллергия чорындагы ютәл вакытында тән температурасы күтәрелми, кичкә таба йөткерү көчәя, хәтта буыла башлыйсың.

– Коронавирус булганда, ютәл нәрсәсе белән аерыла?

– Ютәл – коронавирусның иң беренче билгеләренең берсе. COVID-19 очракларының 70 процентында нәкъ менә ютәл күзәтелә. Ул коры да, юеш тә булырга мөмкин. Үпкәләр бик нык зарарланганда, анда кан да күренергә мөмкин.

– Ютәлне дәвалаганда нинди хаталардан сакланырга кирәк?

– Шул ук коронавирус очрагын гына алыйк. Андый чакта ютәлләгәндә составында кодеин булган дарулар язалар. Мондый дарулар исә авыруның хәлен җиңеләйтә дә, кайчак, киресенчә, сулыш юлларын кысып, авырайта да  ала. Даими эчкән вакытта организм мондый төр препаратларга бик тиз ияләшә. Шуңа күрә даруларны фәкать табиб белән киңәшләшкәч кенә эчәргә кирәк. Ютәлгә каршы даруларны йөткерү үзәккә үтә башлауга эчәргә киңәш ителә. Авыртуга түзеп торырга ярамый.

– Ютәлне вакытында дәваламау нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?

– Ахыргача дәвалап бетерелмәгән ютәл пневмониягә әверелергә мөмкин. Кеше үзендә хәлсезлек сизә, эшкә сәләте кими, тән температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә. Пневмония вакытында ютәл тагын да көчәеп, какырык пәйда булырга мөмкин. Шуңа өстәп кешенең тән температурасы күтәрелә, тыны кысыла, күкрәк читлеге авырта. Ютәлгә җиңел карау бронхиаль астмага да китерергә мөмкин. Шуңа күрә ютәлне, китереп чыгарган төп сәбәпләрен ачыклап, дөрес итеп дәвалау мөһим.

Үзем сынадым

  • Мандарин кабыгы булышты

Узган ел кыш буе ютәлдән интектем. Танышым мандарин кабыкларыннан төнәтмә ясап карарга киңәш итте. Шуның файдасын күрдем бит. Ясау бик җиңел. 2–3 уртача зурлыктагы мандарин кабыгын ваклап, шуның өстенә бер стакан кайнар су коясы. Шуны ярты сәгать төнәткәч, сөзеп, һәр иртә ач карынга бер стакан күләмендә эчеп куярга кирәк. Бер атна дигәндә ютәлнең эзе дә калмады.

Әлфия Заһидуллина. Әлмәт

  • Какырыкны куптара

100 мл балга бер тырнак сарымсак турап салып, барлыкка килгән катнашманы кайнап торган су парында җылытабыз. Шуны бер стакан кайнар сөткә бер чәй кашыгы күләмендә кушып, көненә берничә тапкыр эчәргә кирәк. Какырыкны бик тиз куптара.

Ризван абыегыз. Казан

Сүз уңаеннан

Баксаң, какырыкны сулыш гимнастикасы ярдәмендә дә куптарып була икән. Танылган педагог-фониатор Александра Стрельникова тарафыннан уйлап табылган бу күнегүләр баштарак югалган тавышны кайтаруны күздә тоткан. Соңрак бу алымның сулыш юллары авырулары, аерым алганда, какырык куптару өчен дә файдалы икәнлеге ачыкланган.

  • 1 күнегү. Кулларны терсәктән бөгеп, җилкә киңлегендә куябыз. Борын белән сулыш алганда, куллар кара-каршы килә, һаваны кире чыгарганда аерыла. Күнегүне башкарганда, борын һәм авыз белән сулауны чиратлаштырабыз.
  • 2 күнегү (балалар өчен). Балага каты итеп сыбызгыга, шарга яки тузганакка өрергә кушыгыз. Каз каурыена бау бәйләп, шуңа өрдерсәгез дә була. Бүлмә буйлап кулларны аркага, баш өстенә, алга куеп чәбәкләп йөрү дә какырыктан котылырга ярдәм итәчәк. Иң мөһиме – бу күнегүләрне башкарганда борын белән сулап, һаваны авыздан чыгарырга онытмаска кирәк.

Тэглар киңәштабиб
ShareTweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

30 градус суыктан соң 1 градус җылы булачак: синоптиклар атна ахырына аномаль җылылык вәгъдә итә

17:15

Куркыныч юл һәлакәтендә бала махсус утыргыч булу аркасында гына исән калган

17:12

Иң күп бәбиләр Казанда туган

16:02

Татарстанда коронавирустан вакцина ясаткан кешеләргә махсус паспорт бирелми

15:20

Татарстанда аерылышучылар саны кимегән

14:48

Түбән Кама мөселманнары гаиләләре белән табигать кочагында ял оештыра

14:09

20 гыйнварда “Республика шәхесләре. Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев” дигән күргәзмә ачыла

14:06

Казанда бер хатын-кыз ике баласын янгыннан коткару өчен тәрәзәдән сикергән

13:45

Татарстанда янгын 21 кешенең гомерен өзгән

13:09

Татарстан иң күп ипотека алучы төбәкләр исәбенә кергән

12:54

Татарстанда коронавирустан массакүләм вакцинация башланды

12:48

Алия Иксанова Россия Кубогы этабында тагын бер җиңү яулады

11:35
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Режиссер Рамил Фазлыев: «Театрда фанат булсаң гына эшләп була»

15.01.2021

Миләүшә Сөнгатуллина: «Ялга чыгып киткәндә, алда бәхетсезлек көтеп торадыр, дигән уй башыма да кереп карамады»

11.01.2021

Резеда Шәрәфиева: «Мин үземне шушы килеш яратам»

10.01.2021

Вәхшиләрчә үтерелгән гаиләнең якыннары: «Шок хәлендә без»

09.01.2021

Табиб-пульмонолог Рөстәм Насретдинов: «Ютәлгә түзәргә ярамый!»

08.01.2021

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 12 Янв 2021 - 11:17 МарианнаУжастик и все.«Гомер итүебезгә 60 ел, безгә акча тиешме?»
  • 12 Янв 2021 - 11:16 Анонимүз бәхетләрен күрә белмәгән гужлар безнеңд илдә генәдер ул. Бергә яшәгән өчен акча? Тагын ни кирәк икән аларга? Правнукларының ипотекасын…«Гомер итүебезгә 60 ел, безгә акча тиешме?»
  • 11 Янв 2021 - 20:50 АнонимЭйе дуслар якыннарынны исэн итэсен килсэ барсын да кулланып карыйсын,3 ел элек иптэшемэ анкология 3 степень куеп, 3 ай яшэр…Корт ашап дәваланган Дания Габидуллина: «Ул мине шештән коткарды»
  • 11 Янв 2021 - 15:01 АнонимУкыдымда, миндэ язам, минем беренче мэхэббэтем мине 32 елдан сон эзлэп тапты, без очраштык, гомер буе сине онытма дым диде,…«55 ел буе беренче мәхәббәтемне оныта алмый азапланам»  
  • 11 Янв 2021 - 11:48 Айсылу.СобханАллах! Дорес, бу Аллах булэге. Инне-ингэ куеп, 60 ел гомер юлы утелгэн. Куплэр сокланырлык. Гаеплэрлек берни дэ юк монда. Булэк…«Гомер итүебезгә 60 ел, безгә акча тиешме?»

СОРАШТЫРУ

Грипптан прививка ясаттыгызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!