Татар спортчысы Россия командасына җиңү алып килде

Германиянең Оберхоф каласында биатлон буенча Дөнья кубогының бишенче этабы кысаларында катнаш эстафета ярышлары тәмамланды. Россия җыелма командасы беренче урынны яулады. Безнекеләрнең инде 43 ярыш дәвамында медаль ота алганы юк иде.

Россия җыелма командасы составында Ульяна Кайшева, Светлана Миронова, Александр Логинов һәм Эдуард Латыйпов чыгыш ясады. 26 яшьлек татар егете хәлиткеч этапның соңгы секундларында өченче урыннан беренчегә чыгып, Россиягә күптән көтелгән медаль алып килде.

Эдуард Белоруссиянең Гродно шәһәрендә дөньяга килгән. Аннары алар гаиләләре белән әтисенең туган ягы булган Самара өлкәсендәге Камышлы районына күченеп кайталар. Әнә шунда ул тренер Марат Шәвәлиев җитәкчелегендә чаңгы белән шөгыльләнә башлый. Битлонда тәҗрибәне күрше Башкортстанда туплый.


Татар спортчысы Россия командасына җиңү алып килде” язмасына фикерләр

Фикер өстәү