Саклык битлеге кию өчен ярдәмче тасма тегү ЫСУЛЫ

Коронавирус чигенергә җыенмый кебек. Халык та пандемия шартларында яшәргә ияләшеп килә дип әйтү арттыру булыр, шулай да саклык чараларына карашын үзгәртте. Җәмәгать урыннарында медицина битлеге кимәгәннәргә сәерсенеп караучылар да бар. Туйдыра башлады шул ул битлек: резинасы колак артын авырттыра. Моннан котылу әмәлен күрүчеләр очраштыргалый.

Әйтик, ир-егетләр башлыгына ике яктан төймә тага. Мөселман хатын-кызлары яулыкка кадый торган махсус энәдән файдалана.

Түбән Камадан коллегабыз үзе кулланган ысулны тәкъдим итә. Үзе уйлап тапмаган, кешедә күргән. Бик уңайлы икән. Рәсемнән карап, һәркем үзе тегеп куя ала. Урамда йөргәндә муенга төшереп куярга мөмкин.


Фикер өстәү