Коронавирусның британ штаммы Россиягә дә килеп җитте. Бөекбританиядән кайтучыда мутацияләнгән коронавирус штаммы табылган.
Галимнәр яңа вирус иярү куркынычы тагын да зуррак икәнен кисәтте. Ул штамм хәзерге коронавирустан 70 проценттан да күбрәк йогышлырак булырга мөмкин. Шул ук вакытта чирнең нәрсәгә китереп җиткерүе һәм нәрсә белән төгәлләнәсе хакында тулы фаразлар әлегә юк.
– Коронавирус инфекциясенең яңа мутациясен, башка ил фәнни-тикшеренү институтларыннан тыш, Россиядәге «Вектор» институты галимнәре дә өйрәнә. Ул мутация буенча хәзергә өстәмә мәгълүматлар бирә алмыйбыз. Галимнәр үз сүзен әйтер, – ди Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Яңа ел каникулы көннәрендә республикада 899 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. 9 гыйнварга кадәр хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны 41 процентка арткан. Ковид белән күбрәк олы яшьтәгеләр авырый. Аерым алганда, хасталарның 56 проценты – 65 яшьтән өлкәнрәкләр. Аларның байтагы чирне өйдә якыннан аралашкан кешеләрдән йоктырган. Хезмәт коллективларында авыручылар аз. Узган тәүлектә «ковид-19» диагнозы 90 кешегә куелган, 18 хаста чирдән савыккан.
Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү дәвам итә. Республикага 6900 доза «Спутник V» вакцинасы кайткан. Аны 2420 кешегә ясарга өлгергәннәр инде. Вакцинаны беренче чиратта аерым һөнәр ияләренә ясыйлар. Ул исемлекнең башында чир ияртү куркынычы булган медицина, мәгариф, транспорт хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр тора. Вакцина ясар алдыннан кешене җентекләп тикшерәләр, авыруларын сорашалар.
– Вакцинация буенча сырхауханәгә һәркем мөрәҗәгать итә ала. Килүченең һәрберсенә ясала дигән сүз түгел һәм бу чарада беркемне дә мәҗбүр итмибез, – ди Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
Ковидтан вакцина ясаткач, температура күтәрелүчеләр, үзен авыр хис итүчеләр дә булган, дигән сүзләрне дә ишетәбез. Белгечләр исә моңа тыныч карый.
– Бүтән вакциналар кебек аны ясаткач та, җиңелчә үзгәрешләр булырга мөмкин, прививка кешене өзлегүләрдән һәм үлем-җитемнәрдән саклый, – ди Любовь Авдонина.
Белгәнебезчә, ковидтан ясалучы вакцина ике этаптан тора. Беренчесен кадаткач, 21 көн үтәргә тиеш. Бу чараларны тулысынча узгач та, битлек кияргә һәм башка санитария таләпләрен үтәргә кирәк булачак.
Фәния Арсланова