Яңа елда акча артырмы?

Узган елда Татарстанда һәр дүрт компаниянең берсе хезмәткәрләренең эш хакын арттырган. hh.ru агентлыгы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре әнә шундый. Шул ук вакытта респондентларның 38 проценты 2020 елның алдагы елга караганда уңышсызрак булып чыгуын таныган.

Агентлык тикшеренүләреннән күренгәнчә, узган елда төбәк компанияләренең 34 проценты – барлык хезмәткәрләрен, 55 проценты – бер өлешен өйдә торып эшләүгә күчергән, 11 проценты исә элекке эш режимында калган. Тикшеренү мәгълүматларына караганда, читтән торып эшли башлаган хезмәткәрләрнең 23 проценты әле дә шул режимда эшли. Тагын 23 проценты хезмәт урыннарына әйләнеп кайткан, әмма соңыннан янә дистанцияле эшкә күчкән. Ә инде компанияләрнең 54 процентында хезмәткәрләр эш урынына бөтенләйгә әйләнеп кайткан. 15 проценты быел март – апрель, 4 проценты май – июнь айларында хезмәткәрләренең эш урыннарына кире кайтуына өметләнә. Шул ук вакытта өйдә торып эшләү төбәк компанияләренең 35 проценты эшенә тискәре йогынты ясаган. Акча мәсьәләсенә килсәк, быел компанияләрнең 42 проценты эш хакы артуны көтә.  40 проценты – үзгәрешләр булмаячак, 8 проценты окладлар кимеячәк, дигән фикердә.


Фикер өстәү