Алдагы 10 көндә нинди һава торышы көтелә?

Узган якшәмбедә Казанда һәм республикада бик көчле кар-буран булды. Бу атнада Татарстан башкаласында әле тагын шундый буран көтелә, ди  КФУ метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

10 гыйнварда Казанда айлык норманың дүрттән бер өлеше күләмендә (10,1 мм) кар яуды. КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова әйтүенчә, Казанда иң күп кар яву 1926 елның 28 гыйнварында теркәлгән. Ул көнне башкалада явым-төшем күләме 35 мм булган.

Татарстандагы һава торышына килсәк, якындагы ун көндә температура нормадан сизелерлек түбән булачак. Республикада Арктикадан үтеп кергән суык һава хакимлек итә. 13 гыйнвар атнаның иң салкын көне булыр дип көтелә. Синоптиклар фаразына караганда, республиканың кайбер урыннарында төнлә һава температурасы –30 градуска, көндез –25 градуска кадәр төшәчәк. «Бик зур аномалия бу. Нормадан 10–12 градуска түбәнрәк күрсәткеч. Ультраполяр суык йогынтысының чама белән 3 көнгә сузылуы көтелә. Атна ахырына көнбатыш циклоны үтеп керү нәтиҗәсендә җылытачак. Әмма киләсе атна башына янә суыту көтелә», – дип белдергән Юрий Переведенцев.


Фикер өстәү