Җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмат ресурсы булдырылачак

 Быел Татарстанда җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмат ресурсы булдыру буенча пилот проект эшләтелә башлый. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдергән.

«Быел дүрт төбәктә: Краснодар һәм Пермь крайларында, Иркутск өлкәсе, Татарстан Республикасында эксперимент үткәрәбез», – дип белдергән Премьер. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта урманнар, сулыклар, авыл хуҗалыгы биләмәләре, җир һәм күчемсез милек турында мәгълүматлар дистәдән артыграк төр мәгълүмат системаларында саклана. Тәҗрибә исә аларны берләштерү мөмкинлеге бирәчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү