Бәйрәм бетте, чыршы китте: Яңа ел гүзәлен нишләтергә?

Бәйрәмнәр узды, яллар тәмам. Инде хәзер бәйрәмнең төп күрке булып утырган чыршыларны нишләтәсе? Базардан сатып алган тере чыршыларны күпләр чүплек савытларына чыгарып ташлый. Ләкин Казан федераль университетының экология һәм табигатьтән файдалану институты мөгаллиме Ким Потапов әйтүенчә, ылыслы агачлар чүплеккә эләккәч, еллар дәвамында череп, агулы газлар бүлеп чыгара. Бу очракта алар тиз вакыт эчендә таркала, тик табигый шартлардагы кебек углерод матдәләр әйләнешендә катнашмый, ә углекислый газ сыйфатында атмосферага эләгә.

Дөрес эшкәрткән очракта Яңа ел чыршыларына “икенче тормыш” бүләк итәргә мөмкин, ди белгеч.
Мәсәлән, файдаланган чыршыларны эшкәрткәннән соң йомычка барлыкка килә. Әлеге файдалы экологик чималны хайваннарга ашатырга яки аларның асларына җәяргә мөмкин. Шулай ук аларны бакчачылар да бик актив куллана, – ди Ким Потапов.
Ә менә ясалма чыршыны 15-20 ел файдаланырга була. Тик чыгарып ташлагач, ул 200 ел тирәсе таркала.
Ясалма чыршыларны ясаганда куркыныч химик матдаләр кулланыла. Шуларның берсе – поливинилхлорид (ПВХ). Ул пластмассларның иң куркыныч төре. Ясалма агачларны яндыру шулай ук куркыныч, чөнки бу вакытта атмосферага зур күләмдә углерод бүленеп чыга, – дип аңлата белгеч.
Галимнәр, бөтен таләпләр буенча үстерелгән табигый чыршыны сатып алу табигатькә бернинди дә зыян китерми, дип ышандыра. Ә менә ясалма Сылукайны җитештерү һавага 51 кг углекислый газ бүлеп чыгару куркынычын тудыра.
Шуңа күрә Яңа елдан соң иң дөрес ысул – табигый чыршыны эшкәртүгә тапшыру. Мондый кабул итү пунктлары Татарстанда да бар. Чыршыларны 11 гыйнвардан кабул итә башладылар. Бу эш 24 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Кабул итү пунктлары тәүлек буе түбәндәге адреслар буенча эшләячәк: Гадел Кутуй урамы, 160 (Идел буе экологик компаниясе офисы янындагы контейнер) һәм Җиңү Проспекты, 141 (сәүдә үзәгенең кышкы бульвары территориясендәге контейнер).
Чыршыны тапшырыр алдыннан бизәкләрдән һәм уенчыклардан чистартырга кирәк. Агачлар физик затлардан гына кабул ителә. Юридик затлардан һәм берләшмәләрдән зур партияләр белән чыршыларны кабул итү шартларын ачыклау өчен түбәндәге телефон аша шалтыратырга мөмкин: +7(987) 413-54-75, дип хәбәр итә Идел буе экологик компаниясе.
Барлык җыелган агачлар да фермер хуҗалыкларына озатылачак, анда аларны терлекләр һәм кошлар өчен җылы түшәк сыйфатында файдаланачаклар.


Фикер өстәү