«Бу көннәрдә яуган карга сөенәбез генә»

Соңгы көннәрдә ишеп-ишеп яуган карга иң куанган кешеләр авыл хезмәтчәннәре булгандыр, мөгаен. Чөнки мондый явым-төшемнәрнең көзен чәчкән игеннәргә файдасы зур. Кар уҗымнарның исән-сау кышлавы өчен бик кирәк.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, уҗымнар 552 мең гектар мәйданда чәчелгән. Аларның 435 меңе – көзге бодай, 111,5 меңе – көзге арыш. Быел чәчүлек мәйданнарының 42 процентына оригиналь һәм элиталы орлыклар утыртылган. Шөкер, белгечләр әйтүе буенча, гомумән алганда, республикадагы көзге культуралар яхшы хәлдә. Күпчелек мәйданнарның иминиятләшкән булуы да күңелдә ышаныч тудыра торгандыр.
Уҗымнарның торышын Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан буенча филиалы белгечләре һәрдаим күзәтеп тора. Аларның мәгълүматлары буенча, республика кырларындагы кар катламы 23–52 см тәшкил итә. Азнакай һәм Бөгелмә районнарында ул азрак, нибары 17–19 см гына.
– Уҗымнар яхшы һава шартларында кышлый, – ди белгечләр. – Шикәр күләме дә югары. Уртача алганда, 26–36 процент. Вегетация башлану чорына ул үсемлекләрне әйбәт сакларга тиеш.
Кукмара районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Илдар Габбасов әйтүенчә, соңгы көннәрдә яуган кар уҗымнар өчен бик кирәк һәм файдалы булган.
– Декабрьнең беренче яртысында явым-төшем аз булды бит. Шуңа күрә декабрь ахырындагы һәм бу көннәрдәге карга сөенәбез генә без. Уҗымнар бүгенгә Аллага шөкер. Тармаклану үзәгендә дә температура яхшы тора. Дөрес, буран булгач, җил себереп торгач, кар әллә ни басыла алмый. Шулай да кар катламы шактый артты, – диде ул. – Көзен ашламаны яхшы керттек без. «Менә бу басу өчен куркып торам», – дигәннәре дә юк.
Агроном әйтүенчә, бу вакытларда гадәттә уҗымнар яхшы хәлдә була. Алар өчен иң куркыныч вакыт март ахыры – апрель башлары икән. Ул чакта кырлар кар катламнарыннан арына һәм суыклар булган очракта, игеннәргә зыян салынырга мөмкин.
– Менә иң куркыныч, авыр вакыт шул инде. Әлегә исә нәзберек булып тишелгән, ашланмый калганнарга гына зыян булырга мөмкин. Барлык технологияләр дә үтәлгән очракта, авырлык килергә тиеш түгел, – ди Илдар Габбасов.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү