Пенсия турындагы мәгълүматны дәүләт хезмәте сайтында белеп булачак

Татарстанлыларга дәүләт хезмәтләре сайты аша инвалидлык рәсмиләштерү һәм пенсиягә чыгу турында мәгълүмат бирәчәкләр. Бүген Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин 2020 елда башкарылган эш нәтиҗәләре буенча координация советының киңәйтелгән утырышында шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге бала туу, пенсиягә чыгу һәм инвалидлык рәсмиләштерү буенча гражданнарга проактив мәгълүмат бирүне үстерү юнәлешендә эшли. Бу – быелдан үсеш кичерәчәк тренд. Гражданнар үзләренең шәхси ризалыгы белән ТР дәүләт хезмәтләре порталында мәгълүмат алачак», — диде спикер.

Эдуард Вафин гражданнарны матди яктан тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү буенча йөкләмәләрне алга таба үтәү – индексация үткәрү һәм түләүләргә бәйле эшләрне тематик тикшерү, кешеләргә дәүләт хезмәтләре күрсәткән вакытта уңайлы шартлар тудыру, заявка бирмичә генә федераль социаль өстәмә түләү билгеләү, ведомствоара хезмәттәшлекне үстерүне (һ.б.) яңа елда Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге алдында торган төп бурычлар рәтендә атады.

45 яшьтән узган россиялеләрнең Россия Пенсия фондыннан булачак пенсия күләме турында белдерү кәгазе ала башлаячагы хакында элегрәк хәбәр ителгән иде, дип яза Татар-информ.


Фикер өстәү