Назлыгөл Сөнгатова: «Плансыз тормышым хаоска әйләнә»

Яңгыр көтсәң, кар явар, дисә дә халык, көнне, айны, елны планлаштыруның уңай якларын күрүчеләр байтак бүген. Максатларны алдан язу уңыш китерәме соң? План корып яшәүнең нинди яхшы яклары бар? Язылганнар чынга ашамы? Бүгенге сораштыруда катнашучыбыздан без әнә шуларны белештек.

Назлыгөл Сөнгатова, «Татар радиосы» алып баручысы:
– Һәр декабрьдә киләсе елны нәрсәдер елы итеп сайлыйм. 2020 нче ел, мәсәлән, минем өчен сәламәтлек елы булды. Дөрес туклануга күчә башладым, активлыкны арттырдым, бөтен табибларга күрендем, эчке халәт өстендә эшләдем, физик һәм эмоциональ сәламәтлекне ныгыттым. Яңа елга планнарны декабрь башында ук төзи башлыйм. Монда миңа «баланс боҗрасы» ярдәм итә. Пандемия булуына карамастан, 2020 минем өчен бик уңышлы, табышлы ел булды. Эш һәм сатып алулар белән бәйле куелган ике зур максатым тормышка ашты. Ә атналык планга килгәндә, якшәмбе кич зур бер план төзим һәм һәр кич, көн дәвамында аңа төзәтмәләр кертәм. Плансыз тормышым хаоска әйләнә. Вакытта югалам. Бөтен уйларымны, идея, эшләремне теркәп барам. Кәгазьдә юк әйбер планда юк дип саныйм.


Фикер өстәү