– Намазны озын күлмәк киеп, әмма яланаяк укысаң буламы? Яңа гына намазга бастым. Бөтен нечкәлекләрен дә белеп бетермим.
Сәрия М. Апас
Сорауга «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирде.
– Хатын-кызның аягы тубыкка кадәр ачыла икән, бу инде рөхсәт ителә. Ләкин тубыктан биегрәк булса, бу очракта гөнаһ саналачак. Шуңа күрә аяклар тубыктан өстәрәк ачылмаса, намазны яланаяк та укырга мөмкин.