Бушлай вакцина кайткан икән, ник файдаланмаска?!

Республикада коронавируска каршы вакцина ясала башлады. Тик прививка ясатырга халык бик ыргылмый икән әле. «Күптән түгел генә, кайчан вакцина кайтачак, дип сорашкан кешеләр дә хәзер сүлпәнлек күрсәтә», – ди участок табибы Вәсилә Мортазина.

Хәер, кайда ничек инде. Казандагы 7 нче шәһәр хастаханәсе сырхауханәсендә, мәсәлән, вакциналар калмаган, кайтарылганнары кулланылып беткән. Шалтыратучыларга, шушы көннәрдә яңа дозалар китерелә, ясатыр өчен алдан языла аласыз, дип җавап бирәләр. «Ковидны кайчан җиңәрбез икән, диючеләргә җавап бер: моңа коллектив иммунитет булгач кына ирешәчәкбез», – ди Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

Иммунитет исә чирләп алгач, табигый ысул белән яки аңа каршы прививка ясаткач, ясалма юл белән барлыкка килә. Россиядә хәзергә ике төр вакцина гамәлдә. «ЭпиВакКорона» вакцинасы узган елның октябрь аенда теркәлде һәм өченче этапта сынау уза. Татарстанда әлеге пилот проектта 500 кеше катнашты. Ул төркемдә Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина да булган.

– Вакцинаны беренчеләрдән булып ясатырга теләгән идем. Тик анализ ковидка каршы антитәнчек барлыгын күрсәтте. Вируслы чирне симптомсыз уздырганмын икән. Вакцинаны алты айдан соң ясатырга ниятлим, – диде Роспотребнадзор җитәкчесе кичә Министрлар Кабинетында журналистлар белән узган очрашуда. – Вакциналы профилактика – котылу юлы. Андый мөмкинлек барлыкка килгән, бик яхшы.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев та, антитәнчек барлыгын төгәл белгән очракта, ковидтан прививка ясатуны кичектереп торырга куша. Ул да һәм министрлыкның башка вәкилләре дә ясаткан. «Вакцинация ике этапта узды. Бернинди авырлыгын да сизмәдем», – ди Альмир Абашев. Байтак кеше ковид белән авырганын төгәл белми һәм антитәнчекләр хакында да мәгълүматы юк. Организмда ул булган очракта вакцина ясату зыян китермәсме? Марина Патяшина бу уңайдан, вакциналар инструкциясендә, антитәнчек формалашкан кешеләргә прививка ясату тыела яки зыян китерә, дигән язу юк, ди. Антитәнчек булу-булмавы белән кызыксынган кеше махсус анализ тапшыра ала.

Россиядә икенче вакцина – «Спутник V», август аенда теркәлү узды һәм ул киң кулланылышта. Декабрь аеннан аны 60 яшьтән өлкәнрәкләргә дә ясарга рөхсәт иттеләр. Тик «Спутник V»ны да, «ЭпиВакКорона»ны да 18 яшькә кадәрге балаларга ясау тыела. Вакциналар Россиядә бушлай ясалырга тиешле прививкалар илкүләм календарена кертелгән. Февраль аена кадәр республикага «Спутник V» 190 мең доза кайтачак. Хәзергә 12 меңнән артыгы алынган. Вакцина ясау пунктлары Татарстандагы 57 дәвалау оешмасында каралган. 43е – район үзәк хастаханәләрендә. Прививка ясатырга теләгән авыл халкы бу хакта фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче фельдшерга әйтә. Ул исә районга шалтыратып килү вакытын ачыклый. Әлегә вакциналарны авылларга йөртү мөмкинлеге юк. Аны 18 градус суык температурадагы туңдыргыч камераларда тоталар. Алып эреткәч, 3 сәгать эчендә кулланырга кирәк. Бер төргәктә 5 доза каралган. Төргәкне ачкач, аны тиз арада биш кешегә ясап өлгертергә тиешләр. Шуңа күрә белгечләр республика халкын алдан язылган вакыттан соңга калмыйча килергә чакыра. Үзең белән паспорт, иминият полисы, СНИЛСны да алырга кирәк. Соңыннан кулга вакцина ясатканлыкны раслаучы сертификат бирәчәкләр.

Вакцинация ике этапта уза. Беренчесен ясаткач, 21 көннән икенчесенә чакыралар. Кеше шул дәвердә ныклап авырып китсә, икенче вакцинаны кичектереп торалар яки бөтенләй кире кагарга мөмкиннәр. Прививкадан соң өзлегү килеп чыкса яки сәламәтлеккә башка куркыныч янаса, ул мәгълүматларны Росздравнадзор идарәсе теркәп бара. Альмир Абашев мондый очракларның булмавын әйтә.

Кемдер, вакцина ясатыйммы, юкмы, дип икеләнеп торганда, Казандагы бер һөнәри кооперативта рәислек итүче Юлия Якупова аны үзендә сынарга өлгергән инде.

– Вакцина ясатканга аптырыйсы юк, барлык цивилизацияле илләрдәге кебек бардым да ясаттым, – ди ул. – Коронавирус инфекциясеннән куркып арыдык бит инде. Бик нык чирләп, мөстәкыйль сулыш та ала алмыйча, атналар буе реанимациядә ятучылар бар. Мондый хәлгә төшмәс өчен, алдан ук чара күрергә вакыт җитте. Безгә дип вакцина кайткан икән, ник аннан файдаланмаска ди.

Юлия 30 декабрьдә 17 нче шәһәр сырхауханәсенә шифаханәгә бару өчен белешмә алырга сугылган һәм мөмкинлектән файдаланып, участок табибыннан: «Ковидтан кайчан вакцина ясый башлыйсыз?» – дип белешкән. Аңа: «Теләсәгез, хәзер үк ясатыгыз», – дигәннәр. 48 яшьлек Юлия шунда ук ризалашкан. «Ничек курыкмыйча ясаттың, авырмадыңмы?» Аңа таныш-белешләре мондый сорауларны күп яудырган һәм ниндидер күңелсез хәл килеп чыгар дип борчылганнар. Хәтта ире дә: «Болай булгач, Яңа елны ничек каршы алырбыз инде?!» – дип кайгырган.

– Аларның көткәннәре расланмады: әллә ясаттым, әллә юк, үземдә бернинди үзгәреш сизмәдем. Кулым сызламады, температура күтәрелмәде, баш әйләнмәде, – дип сөйли Юлия. – Башкаларга да ясатырга киңәш итәм.

Табиблар аны ясаганчы температураны тикшергән, авырмадыгызмы, соңгы араларда ковидлы хасталар белән аралашмадыгызмы, дип сораган. 20 гыйнварда Юлия икенче вакцинаны ясатырга бара, аңа ире дә иярәчәк. Ул да моңа әзер булуын әйткән. Юлия сезонлы гриппка каршы вакцинаны да ел саен ясата икән. «Грипп та бик көчле чир бит, прививка ясаткач, аның белән дә авырганым юк, кышкы чорда азрак ОРВИ билгеләре күренсә дә, ул җиңелчә узып китә», – ди Юлия Якупова. Организмда коронавируска каршы иммунитет вакцина ясаткач, ай ярымнан соң барлыкка килә.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү