Алмаз Гәрәев: «Әле дә ышанып бетә алмыйм!»

Театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен Камал театры артисты Алмаз Гәрәевкә «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды. Тиешле карарны Татарстан Президенты имзалады. Алмаз Гәрәев үзе ниләр кичерә соң? Без әнә шуны белештек.

— Дәүләт җитәкчесе үзе шундый зур бүләк бирү турындагы боерыкны имзалагач, бу инде синең эшең Республиканың беренче затына барып җиткән дигән сүз. Дәүләт театрында эшләп, дәүләт бүләге алу эшемә карата булган җаваплылык хисен сизелерлек арттырды. Үзем һаман да ышанып бетә алмыйм. Бүләкне кулга тоткач, тулысынча ышанып бетәрмен дип уйлыйм. Ә котлаулар кайдан гына килмәде бүген: авылдашларымнан, Россиянең күп кенә шәһәрләреннән дә, башка театрларда һәм телевидениеда эшләүче хезмәттәшләремнән дә, хәтта чит төбәкләрдән дә җылы сүзләр кабул иттем. «Син бу бүләкне яңа гына аласыңмыни?» дип аптыраучылар да булды. Димәк, алар безнең театр тормышына битараф түгел. Иң беренче чиратта шунысы сөендерә, — дип сөйләде ул безгә.

Соңыннан исә:
— Мондый бүләкләр тормышын профессиональ дәрәҗәдә сәнгать белән бәйләгән һәр кешегә насыйп булсын иде, киләчәктә дә телебезгә, дәүләтебезгә файда китерерлек итеп эшләргә язсын! Иң мөһиме — исән-сау булыйк! — дип теләде Алмаз.

Лилия Гыймазова


Алмаз Гәрәев: «Әле дә ышанып бетә алмыйм!»” язмасына фикерләр

  1. Артистларга ничэдер ел эшлэгэн саен мактаулы исемнэрне биреп торалар ансы. Укытучы гомер буе шул булачак артистларны укытса да шундый хормэтлэргэ лаек була алмый.

Фикер өстәү


9790