Кышкы каникулда Сочи, Краснодар һәм Симферополь якларына сәяхәт кылучылар арткан

Бәйрәм көннәрендә (узган елның 31 декабреннән 10 гыйнварга кадәр) Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты 78476 пассажирга хезмәт күрсәткән. Шул исәптән эчке (федераль) линияләрдә 68591 кеше аэропорт хезмәтләреннән файдаланган.

Бу – алдагы елның шушы ук чорындагыга караганда 11,27 процентка күбрәк.  Яңа ел каникулында Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи, Краснодар һәм Симферополь, гадәттәгечә, иң популяр юнәлешләр булган. Әйтергә кирәк, Сочи, Краснодар һәм Симферополь тарафына юл тотучылар саны узган чорның Яңа ел бәйрәмендәгегә караганда берничә тапкыр ишәйгән. Мисалга, Казан – Симферополь маршруты буенча  пассажирлар җиде тапкыр диярлек арткан.

Чикләүләр сәбәпле, халыкара рейслар буенча пассажирлар саны кимү күзәтелә. Шул ук вакытта Истанбул (5 процентка) һәм Анталиягә  (33 процентка) очучылар ишәйгән. Әле күптән түгел генә ачылган Зинзибар рейсларына да ихтыяҗ зур икән.


Фикер өстәү