Өч хата рульсез калдыра

Кызыл утка туктамаучылар, юлның каршы ягына чыгучылар һәм тизлек яратучылар «права»сыз калырга мөмкин. Россия Юстиция министрлыгында административ хокук бозулар кодексының (КоАП) яңа проектын әзерләгәннәр. Анда язылганнар гамәлгә кергән очракта 1 ел эчендә 3 мәртәбә тупас кагыйдә бозучылар рульгә утыра алмаячак. Машинада йөрүчеләр өчен башка яңалыклар да бар.

Бу көннәрдә Казан йөртүчеләре Яңа ел «бүләге» ала. Башкалада ярамаган урында сулга борылган машиналарны камералар ярдәмендә ачыклый башладылар. Элек кагыйдә бозучыларны бары инспекторлар гына туктатса, хәзер җәзасыз калу мөмкинлеге юк. Ә инде «Коммерсантъ» басмасы хәбәренә караганда, алга таба йөртүчеләргә  тагын да игътибарлырак булырга туры киләчәк. Россиянең Юстиция министрлыгы административ хокук бозулар кодексына (КоАП) яңалыклар кертергә җыена. Анда тупас кагыйдә бозучыларга аерым мөнәсәбәт күрсәтелә. Тизлекне рөхсәт ителгәннән 60 чакрымнан күбрәккә арттырган, каршы як юлга чыккан, кызыл утка туктамаган яки башка катгый таләпләрне ел дәвамында 3 мәртәбә үтәмәгән йөртүченең 1,5 елга «права»сын алырга тәкъдим ителә.

Әлеге яңалыкны СССР заманнарында гамәлдә булган тәҗрибә белән чагыштыручылар да бар. Өлкәнрәк йөртүчеләр хәтерли булыр:  тупас рәвештә кагыйдә бозучыларның талонында тишек ясыйлар иде. 1 елда 3 мәртәбә эләксәң, «права»сыз каласың. Соңрак балл системасы пәйда булды: 12 балл туплаучыларны җәяү йөртә башладылар. Хәзерге яңа тәкъдимнең исә заманча бер шарты бар: хәлиткеч карар кабул иткәндә камера ярдәмендә ачыкланган кагыйдә бозу очраклары саналмаячак.

Татарстан ЮХИДИ идарәсенең ветераннар советы рәисе Валерий Савкин әлеге үзгәрешләрне хуплавын яшерми.

– Җәза катырак, җавапка тартылучылар күбрәк булган саен күбрәк кешенең тормышын саклап кала алачакбыз, – ди 20 елдан артык юл иминлеген саклаган элеккеге инспектор. – Совет заманында «права»ның кадере зуррак иде. Талонны өч мәртәбә тишкән өчен йөртүчеләр, беләсезме, ничек борчыла иде? Җәзалар катгыйланса да, юлда бер дә тыныч түгел дисезме? Алай түгел. Аварияләр, имгәнүчеләр, корбаннар саны кими. Мәсьәләнең икенче ягын карарга кирәк. Машиналар бик күпкә артты. Элек йөртүчеләр бер-берсенә карата күбрәк игътибарлы иде. Халык инспекторлардан курыксын өчен түгел, кагыйдәләрне санласын, бер-берсен хөрмәт итсен өчен тәрбия белән шөгыльләнергә кирәк. Автомәктәптә яхшырак укыту гына түгел, кешене, гомумән, тәрбияләү турында сүз бара. Юл билгесе күрә икән, ул аны һичшиксез үтәргә тиеш. Хәзер исә инспекторлар бармы-юкмы дип карыйлар. Алар юк икән, әйтерсең, кагыйдә бозарга ярый. Әле ярый, камералар пәйда булды. Әлеге яңалык коррупция очракларының артуына китерер дип уйламыйм. Хәзер бөтенесенең кулында камера. Йөртүчеләр акча тәкъдим итәргә, инспекторлар алырга курка. Барысын да күзәтеп торалар бит. Җәзасы икесенә дә бирелә.

Россия автомобильчеләр федерациясенең Татарстандагы вәкиле Рамил Хәйруллин фикеренчә, катгый чараларның файдасы булачак. Әмма озакка түгел.

– Ниндидер кырыс чаралар күрелә икән, йөртүчеләр башта саграк йөри. Аннары ияләнә башлыйлар һәм игътибар бетә. Бездә хәзер болай да инспекторлар аз. Элек эшкә йөргәндә әллә ничә мәртәбә туктаталар иде. Хәзер камералар гына калды. «Тоннель» кебек операцияләр уздыралар. Әмма аның кайда узасы алдан ук билгеле икән, файдасын күрмим, – ди ул. – Коррупция мәсьәләсенә килгәндә, миңа калса, совет заманындагы тәҗрибәне әнә шуның өчен бетерделәр дә инде. Ике тапкыр кагыйдә бозган һәм өченче мәртәбә эләккән йөртүче җаваплылыктан котылу өчен барысына да әзер.

Яңалыклар моның белән генә бетми әле. Йөртүче исерек килеш эләгә икән, машинасында 16 яше тулмаган бала булса, аңа 50 мең сум күләмендә штраф салырга һәм 3 елга «права»сын алырга мөмкиннәр. Гамәлдәге канун буенча, штраф – 30 мең сум, тәпиләп йөрү вакыты исә, күп дигәндә, 2 елны тәшкил итә. Электросамокат, гироскутер кебек җайланмада йөрүчеләр өчен дә яңалыклар бар. Алар исерек килеш кагыйдә боза икән, бу тупас гамәл булып исәпләнәчәк. Шуңа күрә кисәтү белән генә котылып булмаячак. Штраф түләгәндә ташлама да ясамаячаклар.

Илнар ХӨСНУЛЛИН


Фикер өстәү