Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны кими

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 87 яңа очрагы теркәлгән, дип хәбә итте Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

«Узган тәүлектә республикада яңа коронавирус инфекциясенең 87 очрагы теркәлгән. Шулай итеп, арту буенча — 14 449 очрак», — дип хәбәр итте спикер.

Авдонина сүзләренчә, белгечләр тәүлек эчендә Covid-19 инфекциясенә 7,8 меңнән артык тест үткәргән. Авырулар белән элемтәдә булган 1537 кешене табиблар күзәтә.


Фикер өстәү