Салкыннар җитте 40ка, эшләр китте шырыкка: җылылык бетте, машина кабынмый, укучылар мәктәпкә бармый

Бүген кыш кышлыгын күрсәтте. Иртән Казанның төрле почмагында 30–33 градус тирәсе салкын булса, республиканың кайбер районнарында 40ны да узып киткән дигән хәбәрләр килеп иреште.

Зәмһәрир салкын көннәрдә табигать матурлыгына сокланып утырыр идең дә, кайбер мәшәкатьләр дә тудыра бит мондый көннәр.
Мәсәлән, бүген Казанның Краснококшайская урамындагы 162 нче йортта җылылык беткән.
– Төнге икеләрдә батареялар салкын иде, – ди әлеге йортта яшәүче Резеда Хәбибуллина. – Иртән электр мичен, кухняда комфоркаларны кабызырга туры килде. Иртән 4 нче гимназиядә укучы улыбызның укытучысы, җылылык трассасында авария булу сәбәпле, мәктәптә укулар булмавын хәбәр итте. Бүген балалар дистанцион рәвештә генә укый. Шулай ук балабызны бакчага да җибәрмәдек. Менә 11 тулганда батареяларда җылылык сизелә башлады. Алла боерса, кичкә кадәр өебез җылыныр дип өметләнәбез, – диде ул.
Бүген иртән иң күп бирелгән сорау «Синеке кабындымы?» булгандыр. Мондый салкыннарда машинаң кабыну – үзе бер бәхет! Урамда машина кабызып интегүчеләр, өметләрен өзеп, такси чакыртучылар да, шәһәр транспортына чыгучылар да арткан. Ә такси бәяләре мондый көннәрдә икешәр тапкыр артып китә. Мәсәлән, Казанның «Губкин урамы» тукталышыннан Горький паркына гадәти көннәрдә 130 сумга килеп булса, бүген 300 сумыңны чыгарып бирәсе икән. «Нигә алай?» дигән сорауга операторлар, салкын көнне бензин күбрәк сарыф ителә, чакырулар да күп дип җаваплый.


Шәһәр транспорты дигәннән, мондый салкыннарга күнекмәгән кызыл автобусларыбыз да «кәҗәләнә» башлый, гадәттәгедән азрак йөри, дип борчыла казанлылар. Социаль челтәрләрдә иртән Парк Хаус тирәсендә трамвайлар, Декабристлар урамында троллейбуслар туктап калуын хәбәр иттеләр.
Бүгенге салкынга куанучылар да булмады түгел. Температура 30 градустан да түбән төшкәнлектән, мәктәпләргә бармый калу мөмкин иде. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы күпмегә төшкән очракларда мәктәпләрдә дәресләр үткәрмәскә мөмкин булуын хәбәр иткән иде. Авыл мәктәпләре өчен – минус 23 градуска, шәһәр мәктәпләре өчен – минус 25 градуска кадәр төшкәндә, 1–4 сыйныф укучыларына дәресләр үткәрелмәскә мөмкин.


Авылда термометрның терекөмеш баганасы – минус 25 градуска, шәһәрдә минус 27 градуска кадәр төшкәндә, 5–9 сыйныф укучылары өчен дә дәресләр үткәрмәскә тәкъдим ителә. Моннан тыш авылда – 30 градус, шәһәрдә 32 градус суык булганда, 10 һәм 11 сыйныф укучылары да мәктәпкә бармаска мөмкин.
Министрлык һава температурасы –25 градус һәм аннан түбәнрәк булган очракларда, балаларны мәктәп автобусларында йөртүне дә туктатып торырга тәкъдим итте.
Шактый мәшәкать тудырган салкыннар иртәгәдән чигенәчәк, дип хәбәр итә синоптиклар. Кышкы һава торышы көтелмәгән сюрпризлар китереп чыгарырга мөмкин. Шунлыктан бу ике көндә ерак юлларга чыкмый торырга киңәш ителә.


Фикер өстәү