Казанда кабат көчле явым-төшемнәр көтелә

14 гыйнварда, быел икенче тапкыр күп итеп кар явачак. Тәүлек эчендә 12 мм явым-төшем булуы көтелә, дип хәбәр итә КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор һәм география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.

«Алдагы ике тәүлектә һава шартларының җитди үзгәрүе көтелә. Атмосфера фронтында көньяк циклон чыгу сәбәпле, температураның сизелерлек күтәрелүе һәм шактый явым-төшем булуы ихтимал. РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразына караганда, көчле кар явачак. Әгәр фараз чынга ашса, айның беренче яртысында без айлык явым-төшем нормасын үтәячәкбез», — дип искәртте ул.

Быел гыйнвар ае явым-төшемнәргә бай булды. Шәһәрдә кар катламы биеклеге 1962 елдан бирле иң зурысы быел «Опорная» метеостанциясендә теркәлгән, ул 40 мм тәшкил итә, ә КФУ метеостанциясендә кар катламы тагын да биегрәк.

Элегрәк «Татар-информ» быел 10 гыйнварда кар явуның рекордлы булуын хәбәр иткән иде. Тәүлек эчендә Казанда 10,1 мм кар яуды. КФУның метеостанция мөдире Мәдинә Шәрипова мәгълүматларына караганда, метеокүзәтүләр тарихында максималь кар яву Татарстан башкаласында 1926 елның 28 гыйнварында билгеләнгән, ул вакытта явым-төшем 35 мм булган.


Фикер өстәү