Болгар ислам академиясенең ректоры Данияр Абдрахманов вазифасыннан китә

Болгар ислам академиясенең ректоры Данияр Абдрахманов вазифасыннан китә. Бу хәбәрне академия ректорының референты Гөлнара Богданова раслады.

«Безнең ректор алмашыначак. Яңа ректорның кем булачагы әле билгеле түгел. Әлегә Айнур Әхәтович Тимерханов вазифаларны башкаручы булып тора. Ул фән буенча проректор булып эшли иде», — дип сөйләде Гөлнара Богданова.

Ул ректорның китүенең сәбәпләре билгесез булуны, аның үз теләге белән китүен әйтте.

Данияр Абдрахманов 2019 елның март аенда Болгар ислам академиясенең ректоры итеп билгеләнгән иде.


Фикер өстәү