Эшмәкәрне – тикшерүчедән, күршене күршедән яклыйлар

2021 елда россиялеләр тормышына байтак кына үзгәрешләр кертергә җыеналар. 1 июльдән дәүләт контроле турындагы яңа закон гамәлгә керә. Закон эшмәкәрләрне чамасыз басымнан, күпсанлы тикшерүчеләрнең тырнак астыннан туктаусыз кер эзләвеннән якларга тиеш.

Дөрес, тикшерү-күзәтү чараларының төрләре кимемәгән, хәтта арткан да, әмма җәй уртасыннан башлап тикшерүченең эшмәкәргә «кунакка йөрүе» бары тик прокурор рөхсәте белән генә мөмкин булачак. Нәтиҗәдә тикшерү очраклары кимер дип көтелә. 2021 елда төрле контролерлар эшмәкәрләр янына 500 мең тапкыр барырга ниятләгән булса, Генераль прокуратура ул санны йөз меңнән дә артыгракка киметкән.

Чиновникларның дәүләт контрактлары буенча эшмәкәрләргә түләүне кичектерүләренә һәм бөтенләй түләми калдыруларына да чик куярга җыеналар.

Гражданлык кодексына кертеләчәк үзгәрешләр исә күрше белән күрше арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләүгә юнәлтелгән. Үз участогында учак ягып күршеләрен төтенгә тончыктыручылар, канализация чокырыннан чыккан исне тирә-юньгә таратучыларны җавапка тарту мөмкинлеге пәйда булачак. Гражданлык кодексына Дәүләт Думасы кертергә җыенган төзәтмәләр блогы күршеләр арасындагы төрле бәхәсләрне хәл итү юлларын күрсәтергә тиеш. Күршең төзегән өй синең тәрәзәңә төшә торган кояш нурлары юлында киртә булса, син эшләгәндә чыккан тавыш күршеңнең тынычлыгын алса, килеп туган конфликтлы вазгыятьне ничек хәл итәргә икәнен шул төзәтмәләр аша белеп булыр ихтимал.

2021 ел тәмәке тартучылар өчен дә истәлекле булыр, мөгаен. Россия территориясендә сатыла торган сигаретлар барысы да үзләреннән үзләре сүнә торган булырга тиеш. Менә шундый кагыйдәне махсус ГОСТка язып куярга җыеналар. Бу стандартны МЧС һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары яклый. Сигарет кәгазенә боҗра формасындагы махсус җайланма куячаклар һәм тартмаганда ут сүнәргә тиеш. Көйрәүдән җиңел генә туктый торган тәмәке стандартын кертүне ике елга сузарга уйлыйлар. Көйрәп торган тәмәкедән ут кабып үлүчеләр саны 40 процентка җитә икән. МЧС статистикасы шуны күрсәтә. Сүз авызга тәмәке кабып, урынга ятучылар һәм йоклап китүчеләр турында бара. Барлык янгыннарның 10 проценты тәмәке тартучылар саксызлыгы аркасында килеп чыга икән. Кулдан төшеп киткән тәмәке уты 450 градуска кадәр температура бирә, диләр. Андый температурадан мамык кына түгел, агач идән дә янып китәргә мөмкин. Совет чорында тәмәке кәгазьләре сыйфатсыз, аларга тиз генә ут үрләтү кыен булган. Шуңа күрә ул чорда тәмәкечеләр гаебе белән янгыннар сирәгрәк чыккан. Хәзер тиз ут үрләтә торган кәгазьләр файдаланыла икән. Сигарет тиз янып беткәч, тартучылар күбрәк тарта дип махсус шундый кәгазьләргә төрә башлаганнар.

Америка, Канада, кайбер Евросоюз илләрендә күптән инде үзеннән-үзе сүнә торган сигарет кына саталар икән. Шул закон нәтиҗәсендә аларда янгыннар саны кимегән.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү