Авылга – азан, балага – китап

Игътибар итәсезме: авылларда тормыш җанлана. Аның тән ярасы кебек булып бер якка янтаеп утырган буш йортларның тәрәзәләрендә ут балкый. Авылда туып үскән бала, шәһәрдә яшәсә дә, күңеле белән туган нигезендә. Күченеп кайтучылар, аеруча пенсиягә чыккач туган якларына кайтып төпләнүчеләр шактый.

Рәфыйк Әхмәдиев чыгышы белән Түбән Камадан булмаса да, гомеренең зур өлешен шунда уздыра. Лаеклы ялга  җылылык-электр станциясендә (ТЭЦ) озак еллар хезмәт куеп чыга. Шәһәрдәге җылы фатирында гына яшәргә дә бит, юк, ул авылны сайлый. Каладан берничә дистә чакрым ераклыктагы Сухрау авылында җир алып, үз көче, үз куллары белән йорт җиткерә. Хатыны да үзе кебек авыл тормышын ярата, акрынлап хуҗалыкны ныгыта алар: күп итеп кош-корт, мал-туар асрыйлар. Шушы көндәлек йорт-каралты мәшәкатьләреннән кала җәмәгать эшеннән дә читләшмиләр.  Рәфыйк абый, мәсәлән, авылда мәчет төзү эшендә актив катнаша һәм инде ун елдан артык мөәзин вазыйфасын башкара. Намазга чакыручы күп әҗер-савап ала. Шундый хәдисләр бар: «Әгәр кешеләр  азан әйткән өчен бирелә торган савапларны белсәләр, аны әйтү өчен алар шобага салырлар иде», «Кем 12 ел дәвамында азан әйтә, аның өчен җәннәт, һичшиксез, булачак. Һәрбер азан өчен аңа 60 яхшы гамәл языла һәм һәрбер камәт өчен 30 яхшы гамәл языла». «Шуның өчен генә азан әйтә икән дип уйлый күрмәгез. Бу – минем күңел халәтем», – ди Рәфыйк Әхмәдиев.

Рәфыйк абый иҗат өчен  дә вакыт таба. Түбән Кама шәһәре һәм районында яшәүче татарлар аны шигырьләр язучы буларак та белә. Ул – җиде китап авторы. Һәм әйтергә кирәк, барысын да үз исәбенә чыгарган.  Чыгымнарын каплар өчен сатарга булыр иде, әмма ул аларны китапханәләргә, мәктәпләргә бушлай өләшә. Әле күптән түгел генә татар теленең бүгенге хәленә борчылып язган шигырьләрен «И туган тел, и газиз тел» баш астында бер җыентыкка туплап, зур булмаган тираж белән нәшер итте һәм мәктәп-балалар бакчаларына өләште. «Акча керә дә чыга, ә китаплар – мәңгелек. Аларда – милләтемә мөрәҗәгатем, туган телем, илем язмышы турында уйлану-борчылуларым, киләчәк буынга васыятем. Пенсия акчасына китап чыгаруымны аңламаучылар да бар, әйткән сүзләренә үпкәләмим», – ди Рәфыйк әфәнде.

Шәһәрдән шактый ерак яшәсә дә, үзе әгъза булып торган «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе, Аксакаллар шурасы утырышларын калдырмаска тырыша, язучылар катнашында узган чараларга да теләп килә. «Теләк кенә кирәк, барысына да өлгерергә мөмкин: авылда йорт-каралтыны тәртиптә тотарга да, шәһәрдә уздырылган очрашу-кичәләргә килергә дә», – ди ул.

Үземнән тагын шуны да өстим әле: Рәфыйк Әхмәдиев республика күләмендә үтә торган иҗади бәйгеләрне дә читләп узмый. Хәтта Татарстан гимнын иҗат итү бәйгесендә дә катнашты.  Композиторлар күңелләренә хуш килгән шигырьләрен көйгә сала. Габделфәт Сафин, мәсәлән, «И Мөхәммәд Мостафа» мөнәҗәтен сайлаган. Хәния Фәрхи башкарган «Юлга чыксам» җырының сүзләре – Рәфыйк Әхмәдиевныкы. Түбән Каманың танылган «Илһам» татар эстрада ансамбле җырчылары да яратып башкара аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны. Әйтик, «Түбән Кама гимны», «Яңа ел кичендә», «Кайтсаңчы, бәгърем, кайтсаңчы» һәм башкалар.

Менә шундый гади, шул ук вакытта киң күңелле, милләтпәрвәр кеше яши Түбән Кама районының Сухрау авылында. Безнең якларга юлыгыз төшеп, Сухрау авыл җирлеге аша узарга туры килә, һәм ул намаз вакыты якынлашкан минутлар була икән, белегез: шушы минуттан сез дә бу авыл мәчетенең мөәзинен беләсез.

Нурисә Габдуллина


Фикер өстәү