Муса Җәлил турнирында кайсы район ничек чыгыш ясаган? (исемлек)

Балтач – беренче, Саба – икенче, Арча өченче урында. Татарстанның көрәш федерациясе “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил турниры тарихын барлап, командаларның чыгышына нәтиҗә ясаган.

1964 елдан бирле уздырылучы бәйгедә барлыгы 84 команда чыгыш ясаган. Беренче унлыкка Балтач, Саба, Арча, Кукмара, Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Тукай, Мамадыш һәм Актаныш районнары кергән. Команда ярышларында лидерлар сафында йөрүче Теләче районы ярышларда 1992 елда гына чыгыш ясый башласа да, рейтингның 13нче баскычында урнашкан. Бәйгенең соңгы 20 елдагы нәтиҗәләренә аерым күз салсак, беренче өч урында Әлмәт, Чаллы һәм Теләче командалары урнашкан.

Билгеле булганча, Муса Җәлил турниры быел Минзәлә каласында 12-13 февраль көннәрендә Боз сараенда узачак. Ярышларның баш хөкемдары – Рәкыйп Фәйзуллин.


Фикер өстәү