Гыйнвар аенда Россиядә шикәр комының бәясе төшкән. Ә гыйнварның 11ендә үсемлек мае, йомырка һәм бодай оны кыйммәтләнү күзәтелгән. Бу турыда Росстат материалларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
Россия Хөкүмәте декабрьдә азык-төлеккә бәя арту белән бәйле чаралар комплексын игълан иткән иде. Анда шикәр комына һәм үсемлек маена бәяләрне тотрыклы итү турында килешү дә бар. Килешү 2021 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак.
Бер килограмм шикәр комының күпләп сатуда бәясе — 36 сум, ә азлап сатуда 46 — сум, үсемлек маеның литры 95 сум (110 сум) сумнан артмаска тиеш иде.
Килешү төзегәннән соң шикәр комы һәм май арзанайган. Бәяләр 15-21 декабрьдә һәм 22-28 декабрьдә төшкән. Шикәр комының бәясе 1 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр дә арзанайган.
Россиянең 56 төбәгендә шикәр комының бәясе 0,1-1,5 процентка, 12 субъектта 1,6-3,8 процентка, 9 төбәктә 0,1-6,7 процентка төшкән, ә сигез төбәктә бәя үзгәрмәгән.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat