Казан журналистлары «Миллиард.татар» сайтын эшләтеп җибәрде

Казанның бертөркем журналистлары «Миллиард.татар» сайтын ачкан. Бу хакта сайтның баш редакторы Арслан Минвәлиев Facebookта хәбәр итте.

– Без бүген „Миллиард татар“ дип аталган сайтыбызның тест версиясен ачтык. Проект идеясен Россиядә „татар тормышы энциклопедиясе“ дип атыйбыз. Биредә татарларның сораулары һәм XXI гасырда алар каршында торган төп бурычлары урын ала. Ай ярым чамасы вакыт эчендә сайт тулыланыр һәм киң катлам укучыларының тарих белән кызыксынуларын канәгатьләндерә алыр дип өметләнәбез», — «Реальное время» интернет-басмасының элеккеге баш редакторы.

Бу турыда Минвәлиев «Татар-информ» хәбәрчесенә дә сөйләде. Аның сүзләренчә, яңа мәйданчыкның төп принцибы — Россиядә милләтара диалог булдырырга теләгән бар кеше өчен дә ачык булу.

Әлеге проект милли тормышка юнәлтелгән гайд-парк, яңача «Звезда Поволжья» кебегрәк булачак.


Фикер өстәү