Казан Кремле Болгар ислам академиясе ректорының вазыйфасыннан китүен шәрехләде

Хөкүмәт Йортындагы брифингта Болгар ислам академиясе ректорының вазыйфасыннан китүен шәрехләделәр. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әлегә бу вазыйфага кемне куячакларын әйтмәде.

— Данияр Абдрахмановның нигә отставкага китүен үзеннән сорарга кирәктер. Анда нинди ректор булуы мөһим түгел, академия алдында һәрвакыт үзгәрешсез бер бурыч тора иде. Бу — кадрлар әзерләү өчен җитди дини мәктәп формалаштыручы терәк вузларның берсе. Югары уку йортының яңа җитәкчесе рәсми рәвештә хәбәр ителер, — диде ул.


Фикер өстәү