Татарстан Хакимияте Казанда транспортта йөрү бәясен күтәрү буенча аңлатма бирде

Казанның җәмәгать транспортында йөрү бәясен күтәрү мәсьәләсе буенча әлегә бернинди карарлар да кабул ителмәгән, дип белдерде республика Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова. Ул искәрткәнчә, әлеге сорау белән Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты шөгыльләнә.

Лилия Галимова сүзләренчә, белгечләр кирәкле мәгълүматны туплап, аны анализлавы мөһим. Шул чагында гына ниндидер карарга килергә мөмкин.

Элегрәк Татарстан автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе (АТП) җәмәгать транспортында йөрү бәясен 30 сумнан 35 сумга кадәр арттыруны сораган иде.


Фикер өстәү