Нәни улын суык сарайда кунарга калдырган ананы тикшерү изоляторына озатканнар

Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип сөйләгән.

Алексеевск район суды балаларын суыкта өшеткән 22 яшьлек ананы сак астына алу турында тикшерүче үтенечен караган.  Суд утырышында район прокуроры Павел Абрамов тикшерү үтенечен канәгатьләндергән.

Суд залында яшь ана, күз яшьләренә буылып, балаларын үтермәве һәм үтерергә дә теләмәве турында әйткән, шулай ук кылган гамәле өчен үкенүен белдергән. Суд тикшерү таләбен канәгатьләндереп, ваемсыз ананы 13 мартка кадәр СИЗОга җибәргән.


Фикер өстәү