Температура ничәгә төшкәнче физкультура дәресләрендә чаңгы шуарга ярый?

Көннәр салкынаюга, әти-әниләрне бу сорау икеләтә борчый башлый. Чөнки балаларының авырып китәсеннән бик куркалар. Чаңгыда шуып керү бер хәл. Аннан соң тагын дәресләр бар бит әле. Тирләп-пешеп кереп утырган баланың авырып китүе дә бик мөмкин.

Әлбәттә инде, температура мәсьәләсе СанПиН кагыйдәләрендә каралган. Түбәндәге күрсәткечләр булганда, Россиянең без яши торган урта полосасында физкультура дәресләрен урамда уздырырга,  чаңгы шуарга рөхсәт ителә:

Укучының яше Җилсез һава торышы булганда Җил тизлеге секундына 5 метрга кадәр булганда Җил тизлеге 6–10  м/с булганда
12 яшькә кадәр –9 градус –6 градус –3 градус
12–13 яшь –12 градус –8 градус –5 градус
14–15 яшь –15 градус –12 градус –8 градус
16–17 яшь –16 градус –15 градус –10 градус

Җилнең тизлеге секундына 10 метрдан артканда физкультура дәресләрендә чаңгыда чыгарга ярамый.

Әмма күрсәткеч – бер нәрсә, физкультура укытучыларына бигрәк тә кыш көннәрендә саклык чараларын гел күрергә кирәк. Арча педагогия көллиятенең физик тәрбия җитәкчесе Зиннур Сәгыйтов та шул фикердә. Бу уку йортында физкультура укытучылары да әзерләнә, шуңа күрә дәрес укыту медодикасы бик тирәнтен өйрәнелә.

– Иң беренче чиратта балаларны дөрес киендерергә кирәк, – ди бу җәһәттән Зиннур Вазыйхович. – Хәзер мөмкинлекләр зур, кар кереп тулмасын өчен комбинезон кисәләр, күпкә әйбәтрәк. Бияләйләр, оекбашларның да йоннан бәйләнгәнен кияргә кирәк. Балаларның күбесе урамга чыкканда муенына кат-кат шарф урап чыгарга ярата. Болай эшләргә ярамый, чөнки ул башта тирләтә, аннары туңдыра. Гомумән, физкультура дәресләренә чыкканда, шарфның бөтенләй кирәге юк.

Икенче шарт – балаларга нагрузканы чиратлаштырып бирү. Бу тән температурасын даими тотарга ярдәм итәчәк. Һава торышы салкынрак булса, башта ике әйләнә йөреп килергә, аннан бер урында борылышлар ясап алырга кирәк. Бераз хәл алгач, мәйданчыкта чаңгыда йөрү техникасын өйрәнергә була. Температура бик түбән булып, урамга чыгарга ярамаса, бу әле физкультура дәресен үткәрмәскә дигән сүз түгел. Бинада да шул ук теманы дәвам иттерергә була. Мәсәлән, ярыш кагыйдәләрен өйрәнергә, чаңгыда дөрес йөрү буенча имитацияләр ясарга мөмкин.

Фәния Әхмәтҗанова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

 

 


Фикер өстәү