Сару кайнауның инфаркт якынлашуны аңлатучы билге булуын ачыклаганнар

Сару кайнау якынлашып килүче “тыныч инфаркт”  — кеше үзе сизми дә калган йөрәк өянәге билгесе булырга мөмкин икән. Гарвард медицина мәктәбе белгечләре үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре шуны күрсәткән, дип яза Express басмасы.

Язмада билгеләп үтелгәнчә, йөрәк өянәге алдыннан еш кына күкрәк читлеге кызыша. Шул ук вакытта күкрәк читлеге кысып авырту  инфарктның төп билгесе булып тора.

Әмма кайберәүләр, чир үзен берничек тә сиздермәве сәбәпле, йөрәк өянәген сизми дә калырга мөмкиннәр. Шуңа күрә белгечләр, беренче карашка, юк-бар гына кебек тоелган сару кайнауны игътибарсыз калдырмаска – табибка күренергә киңәш итә.

Узган ел азагында Кембридж университеты галимнәре депрессиягә бирешүчән кешеләрнең  йөрәк-кан тамырлары авыруларына да бирешүчән булуларын белдергән.


Фикер өстәү