Татарстанда автобус һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнә

Татарстан Республикасында һава торышы һәм юл шартлары начар булу сәбәпле,  иминлекне тәэмин итү максатыннан, 14 гыйнварда 14.00 сәгатьтән – шәһәрара автобуслар хәрәкәтенә, ә 16.00 сәгатьтән – йөк транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә.

Синоптиклар фаразларына караганда, 14 һәм 15 гыйнвар көннәрендә Татарстан Республикасында көчле кар-буран, секундына 16 метр тизлектә җил көтелә. Юлларда –бозлавык һәм кар көртләре.

Дәүләт автомобиль инспекциясе, мөмкинлек булганда, торак пунктлардан читкә чыкмаска киңәш итә. Юлларда көтелмәгән хәлләр килеп чыккан очракта  8(843)5333888 телефоны аша ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


Фикер өстәү