Татарстан мәчетләренә татарча әлифбалар таратылачак

Тел булса динне, дин булса – телне сакларга була. Әлеге сүзләргә тугрылык саклап, бүген Диния назәрәтенә Татарстан мәчетләренә тарату өчен өр-яңа “Татарча әлифба”лар һәм махсус плакатлар тапшырылды.

Сабыйларга исем кушканда бүләк итү өчен әлифбалар, үсеп килүче буын белән татар телендә сөйләшергә өндәүче махсус плакатлар һәм имамнар өчен сәнгатьле чыгыш ясарга өйрәтүче китаплар Татарстан президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән чыгарылган. Аларны Дәүләт советы рәисе урынбасары, Комиссия рәисе Марат Әхмәтов кулыннан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итеп алды.

– Туган телебезнең проблемаларын тирәнтен өйрәнгәннән соң, аларны чишү юлларын Диния назәрәте белән берлектә дә табып булачагын аңладык. Максатыбыз бер – рухи бушлыкны тутыру, кызыксындыру чаралары булдыру, телебезгә, динебезгә һәм, ниһаять, милләтебезгә карата игътибарны арттыру. Мөфти белән уртак телне бик тиз таптык. Бер җырда: “Бергә барыбер җиңелрәк” дигән юллар бар, бу очракка бик туры килеп тора алар, – диде Марат Әхмәтов.

Кечкенәләр өчен шигъри форматта язылган “Татарча әлифба” 5 мең данә тираж белән чыгарылган. Киләчәктә тиражны арттыру мөмкинлеге булуын да искәртте Комиссия рәисе.

– Сабыйларга исем кушканда, гаиләләргә таныклык белән бергә менә шушы “Татарча әлифба” китабын да тапшырсалар, әти-әниләргә татар телен онытмаска, балаларына өйрәтергә кирәклеген искә төшереп торучы булыр иде ул, – диде ул.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да максат-бурычларның уртак булуыг әйтте:

– Татар теленең конкурентлык дәрәҗәсен арттырырга кирәк. Без төрекләр белән дә, Кытайда да, Иранда да рәхәтләнеп татарча сөйләшә алдык. Димәк, татар телен өйрәнү кирәкми, дип әйтергә һич тә ярамый. Безгә телебезне яһүдиләр кебек яңадан өйрәнергә дә кирәкми бит, безнең өстә булганны югалтмыйча, аны үстерү, тарату бурычы гына ята.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү