Фәрит Мөхәммәтшин: “Сез һәрвакыт халык белән”

Республика журналистикасы – илдә иң алдынгылардан берсе, һәм ул һаман уникаль үсеш формаларын эзләүдә. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда шундый фикер әйтте.

— Сез – журналистлар һәрвакыт безнең белән, халык белән. Узган елдагы эшегезнең йомгаклары – әбүнәчеләрегезнең 20 процентка артуы сөендерә. Икътисади кризис хөкем сөргән, халыкның сатып алу мөмкинлекләре кимегән бер мәлдә газета-журналларга язылучылар саны арту, радио-телевидениесе аудиториясе киңәю сокландыра, – диде ул. Фәрит Мөхәммәтшин тәнкыйть һәм халык тормышындагы проблемаларны яктырткан өчен журналистларга рәхмәт белдерде.

Парламент башлыгы иң яхшы журналистларга Дәүләт Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин “Татмедиа” бинасында узган елның декабрь аенда ачылган Татарстан китап нәшриятының “Әдәби кафе” эше белән дә танышты. “Таткнигоиздат”ның Казандагы дүртенче кибете икән инде бу. “Әдәби кафе”да төрле жанрдагы 700 гә якын атамадагы китаплар тәкъдим ителгән. Моннан тыш биредә республиканың вакытлы басмаларын да сатып алырга мөмкин. Ул шулай ук “Салават күпере” һәм “Ялкын” балалар студияләрендә оештырылган “Татмедиа Junior” уникаль проекты, “Тәртип” радиосының яңа концепциясе, Рамил Галинең технологик фотостудиясе (республика журналларының тышлыгы шунда эшләнелә) белән танышты.


Фикер өстәү