Исәпкә бар, җылысы юк: торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәя артуга зарлананучылар арткан

Татарстан халкы тораккоммуналь хезмәтләр өчен бәя артуга зарлана. Кайберәүләргә җылылык өчен хәйран сумма  түләргә туры килмәгәе. Халыкка мондый яңа ел «күчтәнәче» ни өчен тәтегән соң?

Әлмәттә яшәүче Римма Фәттахова җылылык өчен 5,4 мең сум түләргә дигән «сәлам хаты» килгән. 4әр, 8әр меңлек квитанция ияләре дә бар. Казанда яшәүче бер ханым исә 31 мең сумлык квитанция алган. Шуның 13 мең тирәсе – җылылык өчен. Яшереп тормый ханым: саннарны күргәч, хәлем  начарайды, ди. Аның сүзләренчә, идарәче компания аңа бүтән фатирларда яшәүчеләрнең бурычларын өстәп куйган. Түбән Камада да шуның ише зарлар бар. Җылылык өчен генә дә 5 мең сумга якын акча түлисе.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов журналистларга квитанцияләрдәге саннарның ни өчен шундый зур булуын аңлатты.

Казандагы очракның очына чыга алганнар үзе. Башкалада яшәүче ханымга торак-коммуналь хезмәтләр өчен яңадан исәп-хисап ясаячаклар. Анда, дөрестән дә, идарәче компания тарафыннан хата киткән булган.

–  Бу вазгыятьнең сәбәпләрен без торак инспекциясе белән берлектә нинди сәбәпләр аркасында кылынганын ачыкларбыз, – диде ул.

Идарәче компаниядә аңлатуларынча, әлеге ханым яшәгән йорт коммуналь типтагы йорт санала. Блок буенча күршеләренең берсе даими рәвештә счетчикларның күрсәтмәләрен бирмәгән өчен берьюлы берничә фатирга 11 ай өчен яңадан исәп-хисап ясаганнар. Күрсәтмәләрне  алгач, сумманың алты мәртәбә кимрәк булуы ачыкланган.

Җылылык өчен бәя артуның тагын бер сәбәбен дә әйтте Алексей Фролов. Моңа һава торышы сәбәпче икән. «Казан халкы җылы, йомшак кышка күнеккән. 20 градус салкын булганда 0 градустагы кебек җылылык тотылмавын онытмыйк», – диде ул.

Әлеге мәсьәләне Татарстан Прокуратурасы да тикшерәчәк. Әлмәттә исә 11 гыйнвардан торак-коммуналь хуҗалык сорауларына бәйле «кайнар линия» телефоны эшли башлаган. Көн дәвамында 8(8553)00-00-00 телефон номеры буенча гаризалар кабул ителәчәк. Белгеч һәр фатирның исәп-хисап счетларына бәйле мәсьәләне шәхсән хәл итәчәк.

Башкортстанда да декабрь аена түләүләргә бәйле зарланулар булды. Кайбер квитанцияләрдә җылылык бәясе алдагы ай белән чагыштырганда 30–40 процентка арткан иде. Күршеләрдә мондый хәлдә калучыларга акчаларын кире кайтарырга кушылган.

 


Фикер өстәү