«Олимпия Уеннары турында уйларга иртәрәк әле…»

Җәмәгать транспортында йөрү хакын күтәрү, Болгар ислам академиясе ректорының эштән китүе, вакцинация, ОлимпиадаТатарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе белән Хөкүмәт Йортында узган яңа елның беренче брифингында журналистларны шушы һәм башка сорауларга җаваплар кызыксындырды.

Республика җитәкчесенең эшлекле сәфәрләренә килгәндә, бу көннәрдә Рөстәм Миңнехановның Гайдар форумында катнашуы көтелә. Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Президент чарада Татарстандагы инклюзив спорт үсеше турында сөйләячәк.

– Россия беренче тапкыр Махсус олимпиаданы кабул итәчәк һәм ул Казанда узачак. Дискуссиядә катнашудан тыш, Президент «Coca-Cola» компаниясе җитәкчелеге белән очрашырга ниятли. Ул кышкы махсус олимпиада уздыруда төп партнер булачак, элек республикада үткәрелә торган башка зур халыкара вакыйгалар вакытында да алар ярдәм итте, – дип аңлатты Лилия Галимова. – Гайдар форумы кысасында төп чара Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Россия Инновацион төбәкләр ассоциациясе әгъзаларының гомуми җыелышын уздыру булачак. Президент совет рәисе булып тора. Узган елга йомгак ясалачак, – дип нәтиҗә ясады Галимова.

Бу көннәрдә Татарстан автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе (АТП) җәмәгать транспортында йөрү бәясен 30 сумнан 35 сумга кадәр арттыруны сораган иде. Республика җитәкчелеге бу уңайдан ни уйлый?

– Мондый мөрәҗәгать булды. Тик карар әле кабул ителмәгән. Бу сорау белән Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты шөгыльләнә. Кремльдә нәрсә уйлыйлар, нәрсә уйламыйлар – мөһим түгел. Белгечләрнең әлеге сорауны өйрәнүе, вазгыятьне анализлавы әһәмиятле, – дип шәрехләде Лилия Галимова.

Бу көннәрдә Болгар ислам академиясенең ректоры Данияр Абдрахмановның шушы вазыйфадан китүе турында билгеле булды. Казан Кремле әлеге мәсьәләгә дә фикерен җиткерде.

– Данияр Абдрахмановның ни сәбәпле вазыйфадан китүен үзеннән сорау дөресрәктер. Уку йортында нинди ректор булуы мөһим түгел, академия алдында торган бурыч һәрвакыт үзгәрешсез калачак. Бу – кадрлар әзерләү өчен җитди дини мәктәп формалаштыручы терәк вузларның берсе. Югары уку йортының яңа җитәкчесе рәсми рәвештә хәбәр ителер, – диде Лилия Галимова.

Тагын коронавирус темасына әйләнеп кайтсак, матбугат вәкилләрен Рөстәм Миңнеханов һәм Министрлар Кабинеты вәкилләренең шушы чирдән вакцина ясату-ясатмаулары кызыксындырды.

– Бу – Президентның шәхси сәламәтлеге мәсьәләсе, үзенең карары, бу турында ул шәхсән үзе хәбәр итәр. Министрлар Кабинеты әгъзаларына карата да шулай. Бу – һәр министрның, теләсә кайсы хезмәткәрнең шәхси эше, – диде Лилия Галимова.

Татарстан халкының коллектив иммунитеты югары булуга карамастан, бизнес өчен чикләүләрне үзгәртү нияте юк. Исегездә булса, декабрьдә узган тикшерүләрнең нәтиҗәсе Татарстанда 51 процент халыкта коллектив иммунитет барлыгын күрсәткән иде.

– Бездә ниндидер катгый чикләүләр болай да юк бит. Җәмәгать туклануы системасында билгеле бер чикләүләр бар, анда да алар ресторан эшчәнлегеннән бигрәк төнге клуб эшчәнлегенә кагыла. Куркынычсызлык таләпләрен үтәп, бизнес эшчәнлеге дәвам итә. Аннан соң, коллектив иммунитет формалашу авыруны җиңдек дигәнне аңлатмый әле. Үзебезне саклаудан туктамыйк, – диде бу уңайдан Лилия Галимова.

Башкортстан хакимияте 2030 елда Олимпиаданы үзендә үткәрү өчен гариза бирергә ниятли. Күршеләрдән үрнәк алырбызмы?

– Әйдәгез, без башта  Махсус олимпиаданы үткәрик. Татарстан Президенты аның Олимпия Уеннарыннан бер дә ким түгеллеген искәртте, шул исәптән, әлеге проект социаль әһәмияткә дә ия. Аннары инде алдагы планнар турында сөйләрбез, – диде Лилия Галимова.

Чулпан Гарифуллина

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү