Татарстанда ЮХИДИ, полиция һәм медицина хезмәткәрләре ришвәтчелек буенча лидерлар өчлегенә кергән

Республикада уздырылган сораштыру нәтиҗәләренә ышансаң, узган елда Татарстанда ЮХИДИ, полиция һәм медицина хезмәткәрләре ришвәтчелек буенча лидерлар өчлегенә кергән.

Татарстан Икътисад министрлыгының социаль-икътисади мониторинг департаментының бүлек башлыгы Эльвира Юрасова шулай дип белдергән. «2020 елга халыкны сораштыру нәтиҗәләре буенча үзгәреш күрдек. Элегрәк лидерлар өчлегенә укытучылар керсә, узган елда аларны полиция хезмәткәрләре алыштырган», – дигән ул. Сораштыру нәтиҗәләренә караганда, ЮХИДИ хезмәткәрләре – 49,4 процент, табиблар һәм медицина хезмәткәрләре – 34,6, полиция хезмәткәрләре 27,8 процент тавыш җыйган. Шул ук вакытта ришвәт алучы вузлар укытучылары өлеше 2010 елдан бирле ике тапкырдан күбрәккә кимеп, 60тан 22,7 процентка калган. Шулай ук табибларның ришвәт алуын күрсәтүчеләр саны да кимегән.


Фикер өстәү