Татарстан «Абилимпикс» хәрәкәтен үстерүгә алга таба да ярдәм итәчәк

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча VI ил чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлар белән очрашуда шулай дип белдерде. «Соңгы елларда бу чемпионат физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә һөнәр сайлауда этәргеч бирү өчен старт мәйданчыгына әйләнде», – диде Президент. Ул шулай ук узган елда ярышларның яңа – дистанцияле-«очный» форматта узуын, моның исә чемпионат колачын тагын да киңәйтүгә ярдәм итүен билгеләп үтте.

– Татарстан җыелма командасы 84 медаль һәм медальон алды, командалар арасында икенче урын яулады. Бик яхшы нәтиҗә бу. Сезне лаеклы җиңүегез белән котлыйм!  Сез төрле, әмма сезне ихтыяр көче һәм хезмәт, тырышлык берләштерә. Сез үз максатыгызга кыю төстә барасыз, аны тормышка ашыру өчен мөмкин булганны һәм булмаганны да эшлисез.  Әмма сезнең уңыш – тренерлар, укытучылар, экспертларның уртак хезмәте дә, – дип мөрәҗәгать итте Президент җиңүчеләргә.

Ул шулай ук чемпионатта катнашучыларның һөнәри яктан, шулай ук конкурсларда катнашу ягыннан гаять зур тәҗрибә алуына игътибар итте. Тупланган тәҗрибәнең алга таба карьера үсешендә һәм шәхси үсештә бәяләп бетергесез өстенлек бирәчәген әйтте. «Һәркайсыбызның туып үскән Татарстаныбызда үз урынын табасына ышанам», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез: чемпионат узган елның 23–29 ноябрендә узды. Татарстаннан 50 компетенция буенча 122 кеше катнашты. Ярышларда безнең команда 19 алтын, 19 көмеш һәм 18 бронза медаль яулады. Моннан тыш 23 кеше, һөнәри осталыгы өчен медальоннар алып, призерларга әйләнде.

 


Фикер өстәү