Аномалия: белмичә үлеп китәсе булганбыз бит, әй!

Соңгы вакытларда аномалия дигән сүз бик мулдан кулланыла башлады. Әлеге грек сүзе гамәлдәге нормалардан, законнардан читкә тайпылу дигән мәгънәне аңлата. Халык исә аны үзенчә матур гына итеп «дөрес нәрсә түгел», «нурмы түгел» кебек сүзләр белән алыштыра.

Кайвакыт күңелгә, әллә без үзебез дә бик үк дөрес түгел микән, дигән уйлар килә. Бу арада интернет челтәрләре аномаль суыклар килү турында төрле хәбәрләр белән тулды. Беребездән беребез уздырып зәмһәрир салкыннар белән куркытабыз, кыш уртасында температураның 27–32 градусларга тәгәрәп алуы аномаль күренеш икән бит! Ярый әле кисәтеп куйдыгыз, күршем Хупҗамал апа әйтмешли: «Белмичә үлеп китәсе булганбыз бит, әй!»

Алдагы берничә көнне фаразласыннар да ди, иң кызыгы, инде менә ничә ел рәттән безгә көз көне – аномаль кыш, кыш көне аномаль җәй вәгъдә итәләр. Шөкер, берсенең дә дөреслеккә туры килеп беткәне юк әле. Яңадан күңелдә әлеге дә баягы сорау туа: кем «бик үк дөрес нәрсә түгел», табигатьме, безме? Хәтерлим, балачакта без җәйне – җәй, кышны кыш дип кабул итә идек, җәйге челлә, кышкы чатнама суыкны «нурмы түгел» дип бәяләмәдек.

Кояшта кызынып берәр кат тире кубып төшмәсә, ул – җәй, хет бер мәртәбә битләр-колаклар, куллар өшемәсә, ул кыш саналмый иде. Температура 25 градустан түбән тәгәрәп мәктәптә укулар тукталса, ул көннәр безнең өчен чын бәйрәмгә әйләнә иде. Авыл урамнарында йорт бүрәнәләренең салкыннан шартлап ярылганы ишетелеп торса, инеш, тау буйлары шар сугучы, чана-чаңгы шуучы балалар тавышыннан гөр килеп торды.

Нишлисең, климат үзгәрә инде ул, табигать кайчак, бишектәге бала кебек бишкә төрләнә, йә холыксыз хатынга әйләнеп куя, әмма без аны ничек бар – шулай кабул итәргә тиештер инде. Бер-беребезне шаккатырырлык, «шып» итеп артка утырырлык кызыклар эзләмик, булмаганын күпертеп ясамыйк. Юкса үзебезнең дә аномаль күренешкә, «дөрес нәрсә түгел»гә әйләнүебез бар.

Риман Гыйлемханов

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү