Актанышның сәләтле балалар гимназиясе укучылары “Jingle Bells” җырын татарча җырлый. Бу хакта безгә «Гыйлем» порталы җитәкчесе, гимназиянең инновацион эшләр директор урынбасары Айдар Шәйхин хәбәр итте.
Җырны 5 нче сыйныф тәрбиячесе Айзилә Гыйлфанова тәрҗемә иткән. Ул инглиз теле укытучысы һәм үзе дә җырларга ярата. Актанышлылар инглиз җырларына татарча каверлар тагын була дип ышандыра.
“Jingle Bells”ның татарчасын 5 нче сыйныф укучылары Нурислам Хөснетдинов һәм Резеда Шакирова башкара.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat