Әремнең коронавирус үрчүгә комачаулавы ачыкланган

Әрем сыгынтысы (анда маляриягә каршы артемизинин матдәсе бар) коронавирус таралуны булдырмый калырга мөмкин. АКШ университеты тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән.

Эксперимент йомгаклары bioRxiv басмасында бастырып чыгарылган. Сынау материалы рәвешендә дүрт континентта үсүче бер еллык әремнең (Artemisia annua) җиде сорты яфраклары кулланылган. Лаборатория шартларында пробиркада аларның барысының да вирус үрчүгә каршы тора алуы расланган. Хәтта моннан 12 ел элегрәк җыеп алынган әремнең дә коронавируска аяк чалуы билгеләнгән. Шул ук вакытта  артемизинин матдәсеннән торган маляриягә каршы әзер препаратлар мондый нәтиҗә бирмәгән.

Галимнәр фикеренчә, әремдәге артемизинин гына түгел, бәлки әле башка матдәсе дә инфекциягә юлны яба. Хәзер алар инде әрем сыгынтысының тере организмга йогынтысын өйрәнергә җыена.

 

 


2 фикер

  1. ЭЙЕ. БИК ДЭРЕС.МЕНЭ БЕЗ АШАГАНДА КОРЫ ЭРЕМ КАБАБЫЗ. ЕЛ ЯРЫМ ИНДЕ. АЛЛАГАШЕКЕР. СЭЛЭМЭТЛЕГЕБЕЗ ЯХШЫЛАНДЫ. БЕР НИНДИ ЮТЭЛ ЮК. ТЫН ЮЛЛАРЫ АЧЫЛДЫ. ИРКЕН СУЛЫШ АЛЫНА. СЕЗГЭДЭ КИНЭШ ИТЭМ. САУ СЭЛАМЭТ БУЛЫЙК.

Җавап Отменить ответ