ЮХИДИ иртәгә машина йөртүчеләргә шәһәрдән чыкмаска киңәш итә

Синоптиклар фаразына караганда, шимбә көнне республикада көчле җил-буран көтелә. Юлларда – кар көртләре һәм бозлавык. Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе искә төшерә: кышкы юлга  автомобильдә җәйге көпчәкләр белән чыгу тыела. Чиктән тыш сак булырга, тизлекне арттырмаска, шулай ук, әйтик, каршы якка чыгу кебек хәтәр маневрлар ясамаска. Автомобиль салонында утырып баручыларның һәммәсе каеш белән эләктерелгән булырга, балалар махсус кәнәфигә утыртып йөртелергә тиеш.

Һава торышы начарайганда җәяүлеләргә дә сак булырга кирәк. Фәкать светофорның яшел уты кабынып, машиналарның туктап калуына инангач кына җәяүлеләр сукмагы аша чыгып китәргә. Караңгыда күренеп тору өчен кием-салымда “яктырткыч” элементлар булдырырга.

Республика Дәүләт автомобиль инспекциясе машина йөртүчеләрнең һәммәсеннән, мөмкинлеккә карап, шәһәрдән чыкмауларын сорый. Көтелмәгән хәлләр очрагында 8(843)5-333-888 телефоны аша ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

 

 


Фикер өстәү