Арча районының Курса-Почмак авылында урнашкан «Ак Барс» агрокомплексында сыерларда туберкулез ачыкланып, тулы бер ферманы юк итәргә карар кылынган. Шулай итеп, 3000гә якын мөгезле эре терлек сугымга җибәреләчәк.
– Узган ел, гадәттәгечә, язын һәм көзен сыерларның кан анализын алып, авыру булу-булмавын тикшердек. Язын маллар чиста иде. Көзен исә 315 баш сыерда туберкулез булуы ачыкланды. Кагыйдә буенча, авыру хуҗалыктагы малларның 30 процентында булган очракта, ул тулысынча чистартылырга тиеш. Авыру эләктермәгән малны тотуның да мәгънәсе юк. Шуңа күрә барлык маллар да сугымга китәчәк. Бу – 3000гә якын терлек дигән сүз, – дип аңлатты Арча районының баш эпизоотологы Айрат Фазлеев.
Белгеч әйтүенчә, ноябрь аенда бу авыруны бетерү буенча Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән бергә комплекслы чаралар үткәрү турында карар чыгарылган. Ул бөтен комплексны алыштырудан тора. Фермалар бушагач, анда дезинфекция үткәреләчәк, агач корылмалар яндырылачак. Шуннан соң гына терлекләр кертеләчәк. Бу эшләрне кышын башкару мөмкин түгел, ди белгеч, һава шартлары мөмкинлек бирү белән үк эшләячәкләр.
Авыру сыерларның итен – Алабуганың ит-консерв комбинатына, сөтләрен Алексеевск районының сөт комбинатына җибәрә башлаганнар. Соңгысыннан коры сөт ясалачак.
– Малларның ите бөтен шартлар буенча эшкәртеләчәген беләм. Мин сезгә барлык тәртибен сөйли алмыйм, чөнки бу мәсьәләдә җаваплы кеше түгелмен, – диде Айрат Фазлеев.
315 сыерда берьюлы авыру табылуы, аның кыска вакыт эчендә таралуы – гадәти булмаган күренеш. Моның сәбәпләре нидә соң?
– Без моны үзебез дә аңлый алмыйбыз. Әлеге вакытта лаборатория нәтиҗәләре килде, сәбәпләрен ачыклау дәвам итә, – диде белгеч. – Хуҗалык бик зур. Аның сигез бригадасы бар. Терлекләр барысы бергә очраша. Фермалар дезинфекцияләнмәгән иде, дымлылык та зур иде. Хайваннар урамга бөтенләй чыкмады, димәк, ябык бинада булдылар. Туберкулез таякчыклары бөтен кешедә дә бар ул. Әгәр кеше яки терлек авыру өчен имин шартларга эләгә икән, әлеге «таякчыклар» баш калкыта. Имин шартлар дигәндә, ябык, җилләтелми торган бина, начар ризык күзаллана. Аннан соң, төгәл бу хуҗалыкка килсәк, анда гел юеш. Һаман саен су агызып, юып торалар. Минем фаразлавымча, авыруның шулкадәр тиз таралуына әнә шул сәбәпче булырга мөмкин. Чөнки читтән кайткан хайван юк анда. Мегакомплекстагы терлекләр гел бер-берсе белән элемтәдә тора.
Әлеге хуҗалык тирәсендә 20 авыл бар. Авыруның таралу куркынычы булгач, шәхси хуҗалыклардагы барлык маллар да тикшерелгән. Бәхеткә, халыкның сыерларында туберкулез ачыкланмаган.
Терлекләрдә туберкулез ни дәрәҗәдә куркыныч соң? Без аралашкан мал табибы (исемен күрсәтмәүне сорады) сүзләренә караганда, туберкулез – бик тиз тарала торган авыру.
– Безнең республикада лейкозга бик зур игътибар бирелә. Ләкин туберкулез аңа караганда да куркынычрак. Аннан үпкә генә түгел, баш мие, башка органнар да зыян күрергә мөмкин. Ул ит һәм сөт аркылы кешеләргә дә күчәргә сәләтле. Аны яңа, өйрәнелмәгән авыру дип тә әйтеп булмый. Бик яхшы өйрәнелгән ул. Туберкулезны хуҗалыклар, баш санын киметмәс өчен, күп очракта яшереп калдырырга тырыша. Курса-Почмак хуҗалыгында да шулай булырга мөмкин. Чөнки шулкадәр кыска вакыт эчендә авыру бу дәрәҗәдә таралмас иде. 315 терлек – ул шактый күп. Минем фаразлавымча, авыру язын ук булгандыр. Ә дымлы бина ул – авыру таралуның бер ысулы гына. Монда чын сәбәпләрен һәм туберкулезның кайчан килеп чыгуын ачыкларга кирәк, – диде.
Зөһрә Садыйкова
Арча, Курса-Почмак
Фото: pixabay.com
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Допрыгались. Баш саны киметмим дип, ботен ферманы сугымга. Прорыв однако. А кто за этот бардак будет отвечать?! Налицо как минимум преступная халатность и превышение должностных полномочий