Рөстәм Миңнеханов Coca-Cola компаниясенең генераль директоры белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Coca-Cola компаниясенең Россиядәге генераль директоры Александар Ружевич белән очрашты. Алар чүп-чарны аерым җыю мәсьәләсе, шулай ук Казанда узачак Махсус Олимпиада вакытында хезмәттәшлек турында сөйләште.
Президентның компания проектларына шәхсән игътибары өчен Ружевич рәхмәт әйтте. “Үз карьерамда эре корпорациянең Россиянең аерым субъекты белән шундый нык һәм озак мөнәсәбәтләре булган хәлне очратмадым әле”, – диде ул.


Фикер өстәү