Казанда узачак Махсус Олимпиада иң яхшысы булачак

Мәскәүдә узган Гайдар форумында Татарстан Президенты Казанда узачак Махсус Олимпиада иң яхшысы булачак дип ышандырды. Ул инклюзив спортны үстерү буенча дискуссия мәйданчыгында чыгыш ясады.

Форум кысасында Татарстанда Махсус Олимпиаданы уздыру, Россиядә һәм дөньяда инклюзив спортның үсеше, бу өлкәдә борчыган мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Республика җитәкчесе белән бер дискуссион мәйданчыкта Россиянең спорт министры Олег Матыцин, Россиядәге Махсус Олимпиада президенты Ольга Слуцкер, «Coca-Cola HBC» компаниясенең Россиядәге генераль директоры Александр Ружевич  катнашты.

Мәгълүм булганча, Казан Махсус Олимпиаданы уздыру хокукын яулады. Әлеге спорт чарасы 2022 елның 22–28 гыйнварында узачак. Анда дөньяның 108 иленнән 2 мең спортчы килер дип көтелә. Ярышлар кысасында спортчылар җиде төрле дисциплинада көч сынашачак.

Президент башкаланың әлеге чарага инде әзерләнә башлавын әйтте. Оештыру комитеты булдырылган. Аны федераль дәрәҗәдә дә булдырырга тәкъдим итте Рөстәм Миңнеханов. «Олимпиада 7 спорт төре буенча узачак, 5 спорт комплексы эшләячәк. Бездә кунаклар, спортчыларны кайда яшәтергә, ярышларны ничек үткәрергә, боларның барысын да ничек оештырырга икәнен аңлау бар», – диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республика өчен бу ярыш – зур дәрәҗә һәм җаваплылык. «Без Матыцин һәм Слуцкер белән Казандагы Махсус Олимпиаданың уеннар тарихында иң яхшысы булсын өчен барысын да эшләячәкбез», – диде ул. Аның фикеренчә, Махсус Олимпиада иң көчлеләрне билгеләү ярышы түгел. Монда сәламәтлекләре чикле кешеләргә адаптациядә ярдәм итү әһәмиятлерәк.


Фикер өстәү