Пародия остасы Алсу Фаракшина: «Чак кына күңелсез хәлгә юлыкмадык. Сөенечле яңалыгым да бар»

Алсу Фаракшинадан хәлләрен сорашкан идек.  Төрлесе булырга өлгергән икән инде…

– 2020 ел гаиләбез өчен зарланырлык булмады. Тик менә Яңа ел кичендә чак гына күңелсез хәлгә юлыкмадык. Барыбыз бергә салют аттырырга дип урамга чыктык. Мин күңелем сизгәндәй, алдан ук иремә әйткән идем. Салют өстебезгә очса, җиргә яткыр дидем. Татар юрап китерер, диюләре шушыдыр инде. Күбәләк кебек салют иде. Ул җирдә тик тормый икән. Үч иткәндәй, кабызуга, салют бала белән минем өскә килә башлады. Ирем тиз генә кызымны җиргә яткырды, ә салют очып йөрүен дәвам итә. Апа белән минем яннан ике кат әйләнде. Без тизрәк бөтенебез җиргә яттык. Быелгы Яңа елны кызым, ирем, үзем кочаклашып каршы алдык. Бу хәлнең хәвеф-хәтәрсез үтеп киткәненә сөенеп, елны матур гына башлап җибәрдек. Ришат Фазлыйәхмәтов белән концертлар куеп йөрибез. Дүшәмбедән «Татар радиосы»на эшкә чыгам. «Хәерле иртә, Австралия»ташыруын алып барачакмын.

 


Фикер өстәү