Кабактан кышкы аш пешерү ЫСУЛЫ

Кабактан куе итеп аш пешергәнегез бармы? Тәмле дә, кышкы суыкта тәнгә бик тиз җылылык та йөгертә ул.

Кирәк булачак:

  • кабыгы арчылган 400 грамм кабак,
  • уртача зурлыктагы 3 бәрәңге,
  • 200 мл сөт өсте («сливки» – 10 процентлы),
  • ярты стакан кыздырылган кабак төше,
  • тәменә карап тоз,
  • төелгән кара борыч,
  • сохари һәм яшел тәмләткечләр.

Бәрәңгене юып-әрчеп, берничә өлешкә бүләбез һәм сулы кәстрүлгә салабыз. Кайнап чыкканнан соң 10 минут пешерәбез. Кабакны кабыгыннан, төшләреннән чистартып, шакмаклап турыйбыз һәм кәстрүлгә салабыз. Кайнап чыккач, тоз өстәп, яшелчә йомшарганчы пешерәбез.

Кабак һәм бәрәңгене блендер белән изеп, боламык рәвешенә китерәбез, бераз җылытып, сөт өсте салабыз да янә кайнатып чыгарабыз. Газны сүндергәннән соң 5 минут чамасы капкач белән каплап тотабыз.
Ашны өстенә борыч, яшел тәмләткечләр, кабыгыннан чистартылган кабак төше һәм вакланган сохари сибеп, табынга бирәбез. Ашларыгыз тәмле булсын!


Фикер өстәү