Татарстан юлларында һава шартлары бозылу аркасында чикләүләр кертелә

Буран чыгу сәбәпле автобус өчен ТР трассаларын ябалар. Бу хакта Республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

Фаразларга караганда, 16 гыйнварда көчле җил, кар, буран, күз күреме начарлану көтелә, юлларда кар көртләре һәм бозлавык булырга мөмкин. Шуңа бәйле рәвештә, 18.30 сәгатьтә республиканың төп автоюлларында рейс автобусларына вакытлыча хәрәкәт итү тыелачак.

“Идел-Вятскоуправтодор” ФКУ мәгълүматлары буенча, М7 Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Казан — Уфа трассалары ябылачак.

Автомобиль юлларының торышын тикшереп торуны көчәйтергә һәм тәүлек буе кар чистартуны тәэмин итәргә йөкләнде.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне һич тә шәһәр читенә чыкмаска, ә штаттан тыш хәлләр килеп чыккан очракта, юлда 8-843-533-38-88 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә сорый.


Фикер өстәү