Казанда буран һәм көчле җил фаразлана. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.
17 гыйнвар төнендә Татарстан территориясендә буран көтелә. Җил көчәйгәндә секундына 16 метр тизлек белән исәргә мөмкин. Юлларда кар көртләре булачак.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда 15 гыйнварда айлык норманың яртысы яуган. Татарстан башкаласында карның биеклеге 0,5 метрга кадәр арткан.
Метеорологлар сүзләренчә, карның күпләп явуына көньяк-көнчыгыштан килгән циклонның актив атмосфера фронты сәбәп булган.