Казан урамнарын су баскан (ВИДЕО)

Кичә торбаүткәргечтә авария булу сәбәпле су баскан Казан урамнарын видеога төшереп алганнар. Кулланучылар социаль челтәрләрдә шул кадрларны урнаштырган.

Мамадыш трактында төшерелгән видеоязмадан күренгәнчә, автомобильләргә юлның су баскан участокларын чын мәгънәсендә «йөзеп» чыгарга туры килә.

Бигичев урамында торбаүткәргечтә авария килеп чыккан. Шуның нәтиҗәсендә берничә йорт сусыз калган.

 


Фикер өстәү